Татарстанда җил иң күп искән район исеме билгеле

 

Татарстанда иң куәтле җил паркы Кама Тамагы районының Красновидово авылында урнаштырылырга мөмкин. Әлеге мәйданчыкта җилнең еллык уртача тизлеге секундына 7,7 метр тәшкил иткән. Казан дәүләт энергетика университетының «Яңартыла торган энергия чыганаклары» кафедрасы мөдире Наил Тимербаев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Саескан тавы (секундына 7,55 метр) җилнең тизлеге буенча – икенче, Спас районының Измәр авылы (секундына 7,35 метр) – өченче урында», — дип искәртте ул.

Узган елда югары уку йорты белгечләре мәйданчыкларда мәгълүматлар тапшыру өчен GSM-канал белән тәэмин ителгән автоном метео-мачталар урнаштырган. Алар көн саен электрон почтага температура, басым, дымлылык, җилнең юнәлеше һәм тизлеге турында мәгълүматлар алган.

Казан дәүләт энергетика университеты җил үлчәү кампаниясен үткәрү өчен ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тендерын откан. Килешүнең бәясе 20 миллион сум тәшкил итә.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram