«Йолдызлык» фестивален оештыручылар ЮНЕСКОның истәлекле медаленә лаек булды

 

 

«Созвездие-Йолдызлык» фестивален оештыручыларга Россия тышкы эшләр министры һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия комиссиясе башлыгы Сергей Лавров кушуы буенча ЮНЕСКОның истәлекле медальләрен тапшырдылар. Бу хакта фестивальнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мондый истәлекле медальләр ЮНЕСКО кыйммәтләрен саклауга һәм үстерүгә керткән өлешләре өчен тапшырыла», — дип аңлатты «Созвездие-Йолдызлык» матбугат хезмәтендә. Бүләкләр Севастопольдә тапшырылды. Анда кичә фестивальнең традицион җәйге иҗади сменасы ачылды. Концерт Балаклава хәрби-тарихи музееның тоннельләрендә узды.

«Созвездие-Йолдызлык» — Россиядә беренче фестиваль хәрәкәте, ул 2016 елдан ЮНЕСКО эшләре буенча Россия комиссиясе химаясында эшли. Фестивальнең җәйге сменасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстанның сәләтле балалары өчен оештырылды.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram