Бүген хезмәттәшебез Лилия Гатинаның туган көне!

Лилия!Чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз!!!Уңышларның иң зурысын, гомернең иң озынын, киләчәкнең иң матурын, сәламәтлекнең иң ныгын телибез.Көннәрең кояшлы, төннәрең айлы,хылларың якты,тормыш күгең гел аяз,
күңелеңдә гел яз булсын.

Яшә син мәңгелек гөл булып!
Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,
һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,
Кадергә, хөрмәткә төренеп.
Тормышыңа борчулар кермәсен,
Гөрләп торсын һәрчак өй түрең.
Шаулап үссен алсу чәчкә гөлең.
Ямьләндереп синең гомерең.

Бик гади син, бик гүзәл син,
Бар кешегә карата.
Шуңа күрә яше-карты
Сине бердәй ярата.

Юлдаш булып сиңа иң элек
Яхшылыклар, бары изгелек.
Йөзләреңә чыккан бәхетең
Була күрсен, берүк, гомерлек.

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Инстаграм

Please enter an Access Token on the Instagram Feed plugin Settings page.


Без социаль челтәрләрдә

Instagram