Татарстанда җил электростанцияләре урнаштырылырга мөмкин районнарны атадылар

 

Бүген Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев Татарстанда җил мониторингы нәтиҗәләре буенча җил парклары урнаштыру өчен уңай дип Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Спас районнарын атады. Бу хакта ул Татарстанның Дәүләт Советында үткән Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының утырышында чыгышында сөйләде.

Алексей Савельчев әйтүенчә, әлеге районнарда җил парклары ярдәмендә якынча 600 МВт егәрлек җитештерергә була. “Татарстанда иң зур җил потенциалы булган районнар: Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Тәтеш, Югары Ослан. Тулаем алганда, 3 ГВт егәрлек чыганаклар потенциалы бар”, — диде ул.

2018 елдан башлап Казан дәүләт энергетика университеты белгечләре катнашында Татарстанның өч районында: Спас, Кама Тамагы һәм Балык Бистәсе районнарында җил мониторингы буенча проект гамәлгә ашырыла.

Дәүләт программасы нигезендә 2024 елда Россиядә җил генерациясенең 3350 МВт егәрлеге файдалануга тапшырылырга тиеш. Шул исәптән 2022 елда Татарстан Республикасы территориясендә 100 МВт булырга тиеш.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә