Балаларны I һәм X сыйныфларга кабул итү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә ачылды

 

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында балаларны I һәм X сыйныфларга кабул итү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә ачылды. Бу хакта ведомствоның матбугат сайты хәбәр итә.

«Балаларны I һәм X сыйныфларга кабул итү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр саны артуга бәйле рәвештә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында кайнар элемтә ачылды», — диелә министрлык хәбәрендә.

Кайнар элемтә эш көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә эшли. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем бирү идарәсе белгечләре ата-аналарны кызыксындырган сорауларга (843)294-95-04 һәм 294-95-05 телефоннары аша җавап бирәчәк.

Министрлык шулай ук Башкарма комитетларның мәгариф идарәсе (бүлеге) җитәкчеләренә үз муниципалитетларында кайнар элемтә телефоннары эшен оештырырга тәкъдим итте.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә