Татарстанда мөселман Сабантуйлары уза
Бу юлы Сингел авылында мөселманча Сабантуйны элекке тоткыннарны тернәкләндерү һәм адаптацияләү үзәге генераль директоры Азат Гайнетдинов оештырды. Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Сабантуйның хөрмәтле кунагы иде.
29 июньдә Биектау районында Сабантуй Коръән аятьләре һәм дога уку белән тантаналы рәвештә ачылды. Биредә, «Казан арты» паркында район күләмендәге массакүләм күңел ачулар хәмер сатмыйча узды. Сабантуй кунакларын һәм катнашучыларын традицион татар милли ярышлары – ат чабышлары, көрәш, капчык белән сугышу, аркан тарту, көянтә һәм башка уеннар, бәйгеләр, шулай ук дини җырлар башкару белән сөендерделәр.
Моннан тыш, 14 июльдә Балтач районының Борбаш авылында XII Республикакүләм мөселман балалар Сабан туе узачак. Чараның төп оештыручысы – Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев. Ел саен үткәрелә торган бәйрәмдә яшь мөселманнар гына түгел, дәүләт, дин, җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән күпсанлы кунаклар да катнашачак.
Бәйрәм кысаларында төрле яшьтәге балалар өчен төрле уеннар, ярышлар, кыйммәтле бүләкләр һәм татлы ризыклар белән викториналар һәм конкурслар оештырылачак.
Сабантуй программасына, традицион милли ярышлардан тыш, Коръән уку, мөнәҗәтләр һәм шигъри конкурслар, шулай ук мәйданда җәмәгать белән намаз уку һәм пылау белән сыйлау чаралары көтә. Чара 10.00 сәгатьтә башлана.
Чыганак:Татар-информ