«Тукай – татар китапларына иллюстрация кертеп җибәрүче беренче шагыйрь». Татарның беренче рәссамнары, архитекторлары һәм скульпторлары турында

 

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Фото: Зилә Мөбәрәкшина, архив
Татар сәнгате һәм татар архитектурасы көнкүрештә күзгә еш чагыла, әмма аңа игътибар гына бирмибез кебек. Ныклап уйлап карасак, шәһәребездәге һәр бина, һәйкәл, рәсемнең тарихы, барлыкка килү вакыйгасы бар. Бәлки, нәкъ сез яшәгән йорт тарихи татар архитектурасы булып саналадыр? Бу хакта Черек күлдә узган ачык лекциядә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ольга Улемнова һәм тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов сөйләде.

Габдулла Тукай – татар китапларына иллюстрация ясауны кертеп җибәрүче беренче шагыйрь

Ольга Улемновачыгышын Тукайны искә алудан башлады.

– Инкыйлабка кадәр тәэсирле сәнгать булмаган. Халык күңелен чагылдырган сәнгать культурасы — гамәли бизәлеш сәнгате, каллиграфия гына калкып чыга. Мөселман дөньясында гамәли бизәлеш сәнгате булмаган дип әйтергә ашыгырга ярамый, ләкин бездә шундый чикләр куела: хайванны һәм кешене сурәтләрга ярамый. Башка илләрдән кайтарылган китапларда персонажларның йөзләре үзгәртелә, миниатюралар кертелә һ.б.

Татар кулъязма сәнгатендә сурәтләр бөтенләй дә булмый. Бары каллиграфия, орнаментлар гына кулланыла.

Бары тик 1919-1920 елларда гына ситуация үзгәрә башлый: язучылар, беренче татар рәссамнары үзләренең мәдәнияте өчен авангард буларак кабул ителә, чөнки алар шул “чикләр”не узып, иҗат итә башлый. Монда Тукайны искә алсак дөрес булыр, ул татар китапларына иллюстрация ясауны кертеп җибәрә. Авангард сәнгате академик, реалистик сәнгать белән бергә көрәштә үсеш кичерә.

“Казан авангарды”ның башлангыч чоры

– “Авангард”та әйләнә-тирәне ничек бар, шулай сурәтләү кабул ителгән. Аның Казанда Европадан, Россиядән соңрак кереп китүе табигый. “Казан авангарды”ның башлап җибәрүчесенең берсе – Константин Чеботарёв. Аны сурәтләү сәнгатендә лидер дип саныйлар. Ул беренчеләрдән булып 1918 елда “Союз Подсолнечник” дип аталган рәссамнар берлеген оештыра. Шул ук елда беренче күргәзмә дә булдырыла, анда 11 рәссамның 300дән артык әсәре куела. Шул әсәрләрдән безнең көннәргә кадәр бары берничәсе генә килеп җитә.

Сәнгать өчен урын һәм вакыт, бер карасаң, юк та кебек тоела: гражданнар сугышы, инкыйлаб… Шуңа да карамастан, рәссамнар, тәнәфесләр ясап, сәнгать белән актив шөгыльләнә. Әйтергә кирәк, нәкъ менә Чеботарёв хатыны Александра Платуновабелән кыю адымнарын ясый: инкыйлабка кадәр беренче һәм соңгы күргәзмәдә аларның 150ләп эшләре урын ала. Алар үз әсәрләрен саклап кала да. Моннан тыш, Платунова сәнгатьнең специфик татар формаларын шамаил буларак модернизацияли. Ул үзе аны пыялада ясалган сәнгать дип билгели.

Константин Чеботарёв 1930 елларда сәнгать әсәрләрен, “Казан авангарды”ның тарихын саклап калырга кирәк дигән бурыч куя. Ул әһәмиятле фактларны барларга тырышып, очерк-истәлекләр яза, үзенең генә түгел, башка рәссамнарның да эшләрен җыя. Аның тырышлыгы белән безнең коллекциядә егерменче еллар башында ясалган эшләр, шул исәптән шәхси архивларда калган әсәрләр бар.

Ни өчен инкыйлабка кадәр татарлар сәнгать мәктәбендә укый алмый яки авангардның икенче юнәлеше ни өчен барлыкка килә?

– “Союз Подсолнечник” күргәзмәсендә бары тик рус рәссамнарының гына эшләре урын ала, чөнки инкыйлабка кадәр татарлар Казан сәнгать мәктәбендә укый алмый – ул диннең йогынтысы белән бәйле. Укырга керү өчен “Закон Божий” дисциплинасын тапшырырга кирәк була. Европада авангард дистә еллар дәвамында формалашса, Казанда исә ул бары ике-өч ел эчендә генә “яшәп кала”.

1920 елларда авангард юнәлешендә рәссамнарның икенче төркеме пәйда була. Ул – “Всадник” дип атала. Ул төркемдәге рәссамнар бары тик басма графика белән генә шөгыльләнә. Шунысын әйтим, басма графика инкыйлаб елларында бик популяр үсеш казана. Бу да Казан өчен гадәти булмаган яңалык була: чөнки ул тиражлана торган сәнгать төренә керә. Рәссам төрле материаллардан басма форманы ясый: агач, металл, таш, линолеум булырга мөмкин. Һәм шулардан кәгазьгә эзләр төшерә. Яңа идея, форманы күпсанлы кешеләргә җиткерергә мөмкинлек туа. Авангардистлар инкыйлабны кабул итә һәм беренче еллардан ук кызыксынып, мавыгып иҗат итә. Басма графикада ясалган эшләр шәһәр буйлап меңләгән тиражларга тарала.

Европада үсеш алмаган экспрессионизм Казанда чәчәк ата

Илларион Плещинскийдигән рәссам Киевта туса да, очраклы рәвештә Казанга килеп эләгә һәм немец эксперссионизмы традицияләрен кертеп җибәрә. Аның башлангычы 1900 еллар башында Европада була. Шунысы кызык: әлеге юнәлеш Мәскәү һәм Санкт-Петербургта дәвамлы булмый. Плещинский ярдәмендә Казан экспрессионизм үсешенең үзәгенә әверелә.

Дөньяны борчулы халәттә тою, тасвирлау бик ачык чагылыш таба. “Всадник”лар басма графиканың барлык төрен дә үстерә: линогравюра (линолеумда гравюра ясау), ксилография (агачта гравюра ясау), офорт (металлда гравюра ясау), литография (тигез яссылыкта ясау) һ.б.

“Всадник”ның икенче лидеры – рәссам Николай Шикалов. Мәскәүдән кайтып, ул төсле линогравюра белән шөгыльләнә. Күп кенә хезмәтләрендә борчулы мохит тудырылган. Аңлашыла ки, рәссамнар иң кыен елларда эшли.

Дмитрий Фёдоров– танылган архитектор. Ул 1930 елларда Казанның баш архитекторы булып санала. Данлыклы “Мергасов йорты” проекты авторы. Бу елларда халык сәнгатенә кызыксыну уяна. Шәрыккә мөрәҗәгать итү рәссамнарга яңа иҗат җимешләрен тудырырга ярдәм итә. Бу – аңлы рәвештә башкарыла, алар эшләрен турыдан-туры татар тамашачысына юнәлтә. Татарларга атап, орнаментлы мотивлар, язулар кулланыла башлый. Гарәп графикасы кергән эшләр күзәтелә.

Фото: Александр Эшкинин

Авангард юнәлешендә беренче татар вәкилләре калкып чыгу тарихы

– Параллель рәвештә татар театры да үсеш кичерә. Константин Чеботарёв та монда үз өлешен кертә. Чөнки ул 1922 елда ачылган Казан театр техникумында укыта һәм нәкъ шул техникум татар театры авангардының үсеш үзәге була. Татар авангардының беренче вәкиле дип Фаик Таһировны атый алабыз. Чеботаревта укыган Таһиров укытучысына гравюраларда гарәп графикасын кулланырга булыша. Фаик Таһиров театрда афишалар, декорацияләр, костюм үрнәкләре ясый.

Чын татар рәссамнары 1920 елларның урталарында барлыкка килә.

1924 елда Фаик Таһировның китап бизәлеше өлкәсендә беренче эшләре ясала. Аңа анда бары тик 18 яшь кенә була. Инкыйлабка кадәрге китапларның тышлыклары белән Таһиров заманында ясалганнарын чагыштырсак – зур аерма күрербез: сурәтсез, тыйнак тышлыклар, Тукай китапларында, татар журналларында гына беренче иллюстрацияләр чыккан, гомумән алганда, элекке китап бик традицион була. Көтелмәгән шартлау була ул. Таһиров килүгә китап тышлыклары яңарыш кичерә. Ул фотомонтажны актив үзләштерә.

“Татар китабы Парижга кадәр барып җитә!”

– 1918 елдан 1924 елга кадәр Казан авангарды зур эволюция юлын үтә. 1925 елда Парижда Бөтендөнья гамәли бизәлеш сәнгате күргәзмәсе үткәндә Татарстанның үз бүлеге була, Фаик Таһиров ясаган китап тышлыклары да кертелә. Бу – тамашачыларда тагын да кызыксыну уята. 1931 елда шулай ук Парижда үткән Бөтендөнья китап салонында Таһиров китаплары гына түгел, Казан басмаханәләрендә чыккан башка татар һәм рус китаплары да куела. Шулай итеп, татар китабы Парижга кадәр барып җитә!

Казанда рәссамлыкка югары белем алып булмый, шунлыктан рәссамнар Мәскәүгә укырга китеп бара. Мәскәүдә 1920 ел ахыры 1930 ел башларында китап, график, полиграфия юнәлешләрендә татар авангарды үсеше үзәге дә барлыкка килә, чөнки нәкъ шунда күпчелек татар журналлары, газеталары, плакатлары чыга башлый, шуңа күрә рәссамнар шунда туплана да.

Әлбәттә, Фаик Таһиров татар алфавитын үзгәртү эшләрендә дә катнаша. Баштан гарәп графикасын үзгәртүдә эшли: аны җиңелрәк һәм уңайрак имляга үзгәртмәкче булалар. Егерменче еллар ахырында латин алфавитына күчәләр һәм Фаик Таһиров, яшь кеше буларак, моны кабул итә, бу юнәлештә актив эш алып бара. Хезмәтләрендә ул латин алфавитының өстенлекләрен күрергә этәрә.

Башка татар рәссамнары һәм яңа буын татар сәнгатьчеләре барлыкка килү турында

– Шул ук вакытта графикада эшләүче башка рәссамнар да чыга. Керәшен Дмитрий Красильников– әнә шундыйлардан.

Шулай ук, Бакый Урманчены да телгә алмау мөмкин түгел. Ул – сәнгатьнең барлык төрләрендә иҗат иткән беренче профессиональ татар рәссамы. Рәссам буларак ул Фаик Таһировтан да иртәрәк формалаша. Мәскәүдә укыганнан соң Казанга бары тик 1926 елда гына кайта, сәнгать училищесында укыта башлый, иҗат итә. Аның егерменче еллар азагындагы рәсемнәре авангардтан бигрәк, модернистик рухта ясала. Аларда француз сәнгатен, импрессионизм сызыгын күреп була, әмма алар бик тә милли була: темасы, колориты буенча да. Бакый Урманче төсләрне милли итеп кабул итә, ул ясаган төсләрдә башка бүтән рәссам ясамас иде, андый төсләрне хәтта очратып та булмый!

Фото: Солтан Исхаков

Бакый Урманче Казанда бик мөһим эш башкара: ул сәнгать училищесына яңа татар рәссамнары буынын формалаштыру өчен татар яшьләрен җәлеп итә. Чөнки аңа кадәр бары тик бер-ике генә рәссам була (Таһиров, Красильников). Урманче заманында ул әйбер сәясәткә әйләнә: Бакый ага мәкаләләр яза, татар журналларында басыла. Яңа буын татар сәнгатьчеләре барлыкка килә.

“Казан авангарды”ның икенче чоры

– Авангардның икенче дулкыны дип без 1960 еллар башын әйтәбез. Постмодернизм чоры була ул. Егерменче елларда классик авангард кереп китсә, монда инде авангардның интерпретациясен күрәбез. Бу чорда Алексей Аникееновактив иҗат итә. Игътибар итсәгез, аның “Петр һәм Павел соборы” картинасындагы төсләр татар полихромиясе (төрле төслелек) белән охшаш. Соборда бөтенләй башка төсләр кулланыла, ә Аникеенов, миңа калса, татарда кулланылган төсмеләрне кертеп җибәрә.

Алтмышынчы елларда авангард юнәлешләре барлыкка килә башлый. Шул “бренд”ларның берсе булып рәссам Булат Галиевны әйтергә мөмкин.

Ул сәнгатькә төсле музыкаалып килә. Галиев визуаль сәнгать остасы булып бөтен Россиягә таныла, аның белән чит илләр дә кызыксына. Бер карасаң, моның нәрсәсе бар инде дип гаҗәпләнергә була, әмма барысы да шуннан башланып киткән генә. Ул композитор Александр Скрябин, рәссам Василий Кандинский кебек шәхесләрнең идеяләрен тагын да үстерә. Аның идеяләре шәһәребез архитектурасында да урын ала. Мәсәлән, Казан циркын алыйк.

Фото: Владимир Васильев

Төрле төстәге утлар яктыртылган «оча торган тәлинкә» нәкъ аның проекты буенча эшләнә, ул утлар һава температурасына бәйле рәвештә үзгәрә торган була. Шундый ук утлар Казан кремлендә дә була, алар сәгать сукканда чыга.

Фото: Михаил Захаров

Бу, әлбәттә, ул вакытта көтелмәгән яңалык була. Башка беркайда да мондый төсле утлар булмый, Казан – төсле утлар яктыртылган беренче шәһәр, — дип тәмамлады сүзен беренче спикер Ольга Улемнова.

Татар архитектурасы

– Харис Якуповның танылган картинасы бар: анда Ленин татарларга үзенең дәүләтен бүлеп бирүе вакыйгасы сурәтләнгән. Мин моны һәрвакытта да миф буларак сөйлим, чөнки крестьяннар белән мондый очрашу булмый, — дип башлады сүзен икенче спикер Айрат Фәйзрахманов.

Х.Якупов, Л.Фәттахов. Татар АССР оешу турында Декретка кул кую. 1950 елгы картина

Ни өчен татар архитектурасы аз яки татар архитекторлары кайчан барлыкка килә?

– Республикабыз булсын өчен көрәш алып барыла. Ул архитектурага да үтеп керә.

Татарстан союздаш республика түгел, ә автоном республика буларак игълан ителә. Бу мәдәният сфераларының мөстәкыйльлегенә йогынты ясый. Без автоном республика кысаларында яшәгәнбез. Ул мәдәниятне үстерер өчен мөмкинлекне биреп бетерми. Үзбәкстан, Азәрбайҗан һәм башка союз республикаларын карасак, анда мөмкинлекләр күбрәк була.

Егерменче еллар татар архитектурасын алсак, ул юк диярлек. Ни өчен? Чөнки гражданнар сугышыннан соң җимерек биналар булган, шуларны төзекләндерергә эшче куллар саны таләп ителгән. Егерменче еллар ахырында “Мергасов йорты” гына төзелә. Казанда нәрсәдер төзү өчен көч барлыкка килә.

Икенче момент – татарларның тарихны, мәдәниятне аңлап эш иткән үз архитекторлары булмый. Татар архитектурасы 1922 елда Юныс мәйданында Мулланур Вахитов һәйкәлебелән башлана дисәм, ялгыш булмас.

Мулланур Вахитовка һәйкәл ачылу вакыты. Скульпторлары — Юрий Орехов, Александр Степанов, Валентин Петербуржцев, Миңнур Агишев.1985 ел

Ә монументаль татар архитектурасы Кабан арты мәчетеннән башлана, аны 1926 рәсми ачалар. Шунысы мөһим: татарлар мәчетне ачар өчен рөхсәтне ул Милләтләр эшләре буенча халык комиссары булган Иосиф Сталиннан сорап, аның имзасы куелган рөхсәт документын алалар. Мәчет 1930 елда рәсми ябыла.

Кабан арты мәчете. Архитектор — А.Печников

Татар архитектурасы биналары буенча экскурсия

1930 елларда беренче татар архитекторы – Исмәгыйль Гайнетдиновдөньяга чыга. “Мехчылар” мәдәният клубының авторы ул, милли символика бик аз чагылса да, әлеге бинаны татар архитектурасына кертеп карарга мөмкин. Аның икенче бер хезмәте – 1935 елда ясалган Мәскәү күргәзмәсендәге ТАССР павильоны.

Данлыклы “соры йорт”та (“серый дом”) нинди миллилек бар диярсез. Архитектор Нияз Халитфәлсәфәсе буенча карасак (ә ул Казанда төзелгән биналарны автомат рәвештә “милли”гә кертә), аны формасы ягыннан татар архитектурасына кертергә була. Монда манара формасы күзгә чагыла – ул дини традицияләргә ишарә ясый, мәчет төземәсәләр дә, архитектур яктан ниндидер өстенлек бар дигәнне, кешеләр манара формасына мохтаҗ дигәнне аңлата. Манараның үзендә уксыман формалар һәм бинада керә торган “портал” бар.

Элекке Казэнерго – хәзерге КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты бинасы1949-1951 елларда төзелә. Тәрәзәләрдә уксыман формалар барлыгын күрәбез, үсемлек орнаменты кертелә. Архитекторлары – Искәндәр Вәлиевһәм Павел Саначин.

Фото: Салават Камалетдинов

Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры– татар архитектурасының ачык үрнәкләренең берсе. Ул 1936-1956 елларда төзелә. Фронталь якта татар кызлары фигурасы сурәтләнгән. Үсемлек орнаменты кергән әллә ничә йөзлек (архитектурада декоратив бизәлеш) бар. Иң элек ул шул формаларсыз проектлаштырыла, әмма соңыннан бинаны төзеп бетерә башлаганда Исмәгыйль Ганетдинов кушыла һәм татар орнаментлары кертә. Архитекторлар: Николай Круглов, Николай Скворцов, Исмәгыйль Гайнетдинов.

КФУның Идарә итү, икътисад һәм финанслар институтының йөзлекләрендә дә үсемлек орнаментлары бар. Шундый ук орнаментларны без Шиһабетдин Мәрҗани мәчетендә дә күрә алабыз. Бинаның колоннасы сигез янлы, шундый ук сигез янлы колонналар Болгарда да очрый. Төзелеш еллары: 1937 – 1951. Архитекторлар: Юлий Савицкий, Анатолий Густов(интерьер).

Шулай ук Совет чоры Казанында төзелгән татар биналары арасында Казанның иске елга порты бинасы (1955 елда ачылган), мозаикадан милли орнаментлардан эшләнгән Мәскәү базарындагы “Түбәтәй” (1979 ел), Казан тимер юл вокзалының шәһәр яны поездлары бинасы диварындагы калфаклы кыз образы, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры(1972-1986), Сәетгалиев урамындагы “Дом быта”, “Ак барс” яшьләр үзәге, тегү фабриасы, “Нурислам” мәчете (1988), “Болгар” (1991) мәчетен һ.б. әйтеп китәргә була.

Чыганак:Интертат.ру

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram