Экспертлар ипотеканы күбрәк кемнәр алуы турында сөйләделәр

 

 

Хәзерге вакытта төп ипотека заемчылары булып 30-39 яшьлек россиялеләр тора. Аларга 2019 елның беренче биш аенда барлык ипотека кредитларының 45 проценты бирелгән. Бу хакта РИА Новостига Берләшкән кредит бюросында сөйләделәр.

«2019 елда ипотека алган барлык кешеләрнең 45 проценты — 30-39 яшьлек заемчылар, 23 проценты — 40-49 яшьлек заемчылар», — дип хәбәр иттеләр Берләшкән кредит бюросында. 26-29 яшьлек һәм 50-59 яшьлек россиялеләргә барлык ипотека кредитларының 14 проценты һәм 10 проценты туры килә.

Кредит оешмалары быел ел башыннан 25 яшькә кадәрге яшь кешеләргә барлык ипотека кредитларының нибары 6 процентын биргән. 60 яшьтән һәм аннан да өлкәнрәк россиялеләрнең өлеше бик аз — нибары 3 процент.

Компаниядә 30-49 яшьлекләр арасында ипотека заемчылары күп булуын бу яшьтә кешеләрнең түләү сәләтенә ия булуы белән аңлаттылар. «30-49 яшьлекләр төркеме кредит бирүнең барлык төрләрендә дә иң күп санлы булып тора, чөнки бу халыкның түләү сәләтенә ия өлеше», — диделәр компаниядә.

Берләшкән кредит бюросы белдерүенчә, Россия банклары агымдагы елның гыйнвар-май айларында заемчыларга 910 миллиард сумлык 412,4 мең ипотека кредиты биргән. Бер ел эчендә ипотека кредитының уртача күләме 12 процентка арткан һәм май ае нәтиҗәләре буенча 2,21 миллион сум тәшкил иткән.

Үзәк Банк мәгълүматлары буенча, Россия банклары бер ел эчендә ипотека кредитлары портфелен 23 процентка арттырган һәм 1 майга ул 7,021 триллион сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта апрель нәтиҗәләре буенча беренчел базарда ипотека буенча уртача ставка үсеше дәвам итте һәм 10,55 процентка җиткән.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram