Унберенче Бөтенроссия авыл Сабан туе Татарстанның Мөслим районында булачак

 

Бүген Самара өлкәсе Камышлы районында унынчы Россиякүләм авыл Сабан туе тәмамлангач, бәйрәмнең символы — «Тулпар ат» сыны Татарстанңың Мөслим районы башлыгына тапшырылды. Рамил Муллин киләсе 2020 елда — ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үткәндә Сабан туйга Мөслимгә чакырды.

Бөтенроссия авыл Сабан туе билгесен Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаветдинов бәйрәмнең төп оештыручысы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка кайтарды. Ул үз чиратында Рамил Муллинның кулларына бирде.

«Быел Камышлыдагы кебек Сабан туен оештыру өчен бик тырышырга туры киләчәк. Камышлылар Бөтенроссия авыл Сабаң туйлары тарихында иң матур бәйрәмне үткәрде», — диде Ринат Закиров.

Рафаэль Баһаветдинов шушы ике көндә милли вакыйганы күрергә килгән Камышлы кунакларына рәхмәтләрен белдерде. Сабан туе мәйданында Татарстанның Кукмара районы корып куйган «Татар авылы» этнографик комплексын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Камышлыга бүләк итте. «Киләсе елларда да бездә Сабан туйлары матур итеп, гөрләп узар, безнең татар районына тагын килегез», — дип мөрәҗәгать итте Рафаэль әфәнде кунакларга.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram