Сабан туе тарихында беренче тапкыр Россия төбәгенә татар аты бүләк ителде

 

 Россия күләмендә үткәрелгән Сабан туйлары тарихында беренче тапкыр бәйрәмне оештырган төбәккә татар аты бүләк ителде. Бүген Самара өлкәсенең Камышлы районы үзәгендә 10нчы Бөтенроссия авыл Сабан туенда өлкәгә Татарстан Хөкүмәте татар аты тапшырды. Республиканың теләге — Самара янында татар атларын үрчетергә этәргеч бирү.

Атны Татарстанда фермер Фәрит Нәбиуллинның татар атларын үрчетү үзәге дип саналган «Алмакай» хуҗалыгыннан алып килделәр. Сак-Сок кушаматлы татар аты Красный Яр районындагы «Самара» агрокомплексы хуҗалыгы вәкилләре кабул итеп алды.

«Камышлы Сок елгасы буенда урнашкан, шуңа күрә Сак-Сок кушаматлы айгырны алып килдек. Аңа бер яшь. Самаралылар бияләр дә алыр, татар токымлы атны үрчетә башлар дип өметләнәбез», — диде Фәрит Нәбиуллин «Татар-информ»га.

«Самара» агрокомплексы ат заводы җитәкчесе Артур Дзалаев үз хуҗалыгында орлов, рус, гарәп токымлы юртаклар, авыр йөк токымлы атлар асраулары турында сөйләде. Татар атлары турында ишеткәнебез бар иде, әле асрап караган булмады, Татарстан бүләк иткәч үрчетергә ниятлибез, бу мәсьәләдә тәҗрибә уртаклашыр дусларыбыз да хәзер бар», — диде хуҗалык җитәкчесе.

Мәгълүм булганча, күптән түгел Татарстан фермерлары тырышлыгы белән Россиядә татар токымлы атлар рәсми «паспорт»лы булды. Лениногорск районындагы «Алмакай» ат утары хуҗасы Фәрит Нәбиуллинның хуҗалыгы татар атларын үрчетү үзәге статусын алды. Фермерның балалары да ат белән «җенләнгән». Камышлыга «Сак-Сок»ны Фәрит Нәбиуллинның улы Самат һәм кызы Камилә озата килгән иде.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Инстаграм

[instagram-feed]

Без социаль челтәрләрдә

Instagram