«Татар» атамасы беренче тапкыр кайчан телгә алынганы ачыкланды

 

“Татар” сүзенең беренче транскрипциясе безнең эрага кадәр V гасырда табылган. Бу хакта “Урта гасыр чыганакларында “татарлар” төшенчәсе: исем, терминнар һәм аны йөртүчеләрнең тарихи язмышы” түгәрәк өстәле делегатлары Алтын Урданың 750 еллыгына багышланган VI Халыкара форумы утырышында резолюция проекты текстын укыганда яңгыраттылар.

Немец галиме Йозеф Маркварт ачыклавынча, «татар» атамасы жожуань идарәчесе Да-тань каган (б.э. 414-429 еллар) исемендә табылган. Ул беренче тапкыр “Вэй шу” Кытай нәселе хроникасында искә алынган.

“Шулай итеп, “татар” терминына инде 1600дән артык ел бар”, — диелгән резолюция проектында.

Чыганак:Татар-информ

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Инстаграм

[instagram-feed]

Без социаль челтәрләрдә

Instagram