Самара өлкәсендә тау битенә тимер хәрефләр белән “Әлифба” дип язып куйганнар

 

Самара өлкәсе Камышлы районының Татар Байтуганы авылы каршындагы тауга “Әлифба” язуын урнаштырганнар. Хәрефләрне тимер калайдан ясаганнар. Бу хакта «Самара татарлары»сайты хәбәр итә.

Авыл янындагы тауларның берсе М5 трассасынан узганда яхшы күренә. Язу озынлыгы 12 метр, биеклеге 3 метр булган тимер каркаска урнаштырылган.  “Әлифба” сүзе хәрефләре табаклы калайдан ясалган.

  • Самара өлкәсендә М5 трассасыннан күренеп торган тау битенә «Әлифба» дип язып куярга җыеналар, дип май азагында хәбәриткән идек.

Татар Байтуганы авылында “Әлифба” китабы авторы, шушы җирлектә туган Сәләй Вәгыйзовның музей комплексы эшли. Тау битенә «Әлифба» сүзен Сәләй Вәгыйзов хөрмәтенә куйганнар. Корылманың уң ягында, табаклы калайда ак фонда “Сәләй Вәгыйзов” дигән язу булачак. Корылманың авторы – шул авылда яшәүче Артур Гарифуллин.

Байтуган тавында бу язуны урнаштыруны Татар Байтуганы авылындагы Сәләй Вәгыйзовнең музей-йорты һәм Самара өлкәсенең “Туган тел” татар җәмгыяте директоры Нурания Минсәхиевна тәкъдим иткән. Барлык чыгымнарны оешманың президенты Ильяс Шәкүров үз өстенә алган. Оештыру эшләре белән “Туган тел” Оешмасы советы әгъзасы Фәгыйм Юсыпов шөгыльләнә.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram