Татарстан белән Үзбәкстан берләшеп Зифа Кадыйрова романы буенча кино төшерә

 

Татарстан белән Үзбәкстанның берләшеп Зифа Кадыйрова романы буенча фильм төшерергә актив әзерлеге бара. Бу мәгълүмат бүген Төрки дөнья халыкара фестивале ачылу уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә яңгырады.

«Татаркино» оешмасы директоры, продюсер Миләүшә Айтуганованың “Сөмбел” кинопроекты тәкъдиме үзбәк кинопродюсеры Улугбәк Абдуллаевка ошаган. Копродукция булу мөмкинлеге турында Казан кинофестивале кысаларында хәбәр ителгән иде.

Фильм Зифа Кадыйрованың “Сагынырсың, мин булмам” романы буенча төшереләчәк. Миләүшә Айтуганова Зифа Кадыйрованың иң күп укыла торган татар язучысы булуын ассызыклады. Фильм фестиваль өчен эшләнми. Ул беренче чиратта прокат киносы булыр дип күзаллана.

Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, әзерлек актив фазада, Татарстанда да, Үзбәкстанда да фильм төшереләсе урыннар билгеләнгән. Романда героиняның Бохарага китүе сурәтләнә – бу өлешләр Үзбәкстанда эшләнәчәк.

  • Казанда Төрки дөнья халыкара фестивале ачылды. Төрки кино фестивалендә Казахстан, Азәрбайҗан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төркия, Башкортстан вәкилләре катнаша. Казанның “Мир” кинотеатрында 23 июньгә кадәр Төрки кино фестивале фильмнары күрсәтеләчәк.

Чыганак:Таар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram