Казанда Сабан туена җыелган бүләкләрне ярышларда җиңүчеләргә бирәчәкләр

Казанда Сабан туена җыелган бүләкләрне ярышларда җиңүчеләргә бирәчәкләр

Казанда Сабан туена бүләкләр җыйдылар. Тантана Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркы янында башланды. Бу мәйданда артистлар дәртле татар биюләрен, җырларын башкарды, аларга беренче бүләкләрне һәм ак тәкәне бирделәр.  Бу бүләкләрне Сабан туенда ярышларда җиңүчеләргә бирәчәкләр.

«Мондый традицион чараларның авылдан шәһәргә күчүе бик шәп. Бу — безнең халыкның Казанга туристларны җәлеп итә торган мәдәни үзенчәлеге, бу бик сөендерә», — дип уртаклашты Казанда Туризм үсешенә ярдәм итү комитеты җитәкчесе Дарья Санникова.

Аннары делегация атларда, арбаларда һәм ике катлы автобуста шәһәр үзәге буйлап барды, казанлыларны һәм башкала кунакларын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры янында бүләкләр җыючыларны татар җырчылары һәм гармунчылар каршы алды, театр директоры урынбасары Юрий Ларионов «Үзгәреш җиле» концертының өч язмасын бүләк итте.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова күмәк биюдә катнашты. Татар, рус, мордва һәм удмурт биюләре һәм җырларын җырлап, сөлгеләр бәйләделәр. Камал театры артистлары колгага зәңгәр шәл бәйләде. Шулай ук «Зәңгәр шәл» спектакленнән өзек күрсәттеләр.

Бүләк җыючыларны Иске Татар бистәсендә Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин каршы алды һәм гарәп телендә сәламләде. Аның котлауларына АКШ мөселманнары берләшмәсе рәисе, Вирджиниянең иң зур мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәд Маджид кушылды.

Татарстан халыклары Дуслык йорты һәм Казан югары уку йортлары коллективлары төрле халыкларның биюләрен һәм җырларын башкарды. Сабан туена бүләкләр арасында мопед та бар иде. Казанда кырык кафе, ресторан, кибет һәм кунакханә бер арба бүләкләр тапшырган.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram