Татарстан Диния нәзарәте Рамазан аенда биш тоннадан артык ашамлыклар таратты

 

 

Татарстан Диния нәзарәте «Рамазан — игелекле эшләр ае» акция кысаларында биш тоннада артык ашамлыклар белән 800 мохтаҗ гаиләне тәэмин итте. Бу хакта бүген азык-төлек җыелмаларын тарату вакытында «Зәкят» хәйрия фонды җитәкчесе Булат хәзрәт Мәрданов хәбәр итте.

Бүген 100дән артык гаилә һәм Казанның «Восхождение» тернәкләндерү үзәгенең 50 коляскалы инвалиды «Зәкят» фонды хезмәткәрләре кулыннан Рамазан ае җыелмаларын ала алды.

«Әлеге формат күп еллар буе эшләп килә. Ураза һәм Корбан Гаетендә генә түгел, без ел дәвамында үзебезнең карамакта булган мохтаҗларга ашамлыклар белән ярдәм итәргә тырышабыз. Быел бездә үсеш күзәтелә. Узган елны 500 гаилә азык-төлек белән тәэмин ителгән булса, быел аларның саны 800 җитте», — диде Булат хәзрәт Мәрданов.

«Безнең максатыбыз — кыен хәлдә калган кешеләргә шушы хәлдән чыгу юлын күрсәтү. Кем безнең ярдәмгә ия була? Күпчелектә тулы булмаган, авыру балалы, күп балалы гаиләләр, ялгыз картлар һәм мохтаҗлар», — диде ул.

Булат хәзрәт сүзләренчә, һәрбер 7,5 килолы җыелмага дөге ярмасы, он, карабодай, көнбагыш мае, печенье һәм чәй пакеты керә.

Чыганак:Татар-информ

 

 

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram