Илнең төп агачын ачыклау бәйгесендә Татарстан чыршысы өчен тавыш биреп була

 

«Илнең төп агачы – елның Россия агачы» илкүләм конкурсы буенча тавыш бирү дәвам итә. Исемлектә Татарстан агачы да бар. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Республикасыннан себер чыршысы (Picea obovata Ledeb) катнаша. Ул төбәк әһәмиятендәге «Долгая Поляна» комплекслы профильле дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә үсә. Бу агач 2012 елда «Агач – тере табигать һәйкәле» россиякүләм әһәмиятендәге статуска ия булган. Чыршының яше – 132 ел, биеклеге – 30 метрдан артык.

Номинантлар арасында Татарстан, Чечня, Ленинград өлкәсе, Удмуртия, Төньяк Осетия-Алания, Калмыкия, Иркутск, Псков, Ростов һәм Иваново өлкәләреннән, Тамбов һәм Мәскәүдән 12 агач бар.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram