Татарстан бюджетларның социаль юнәлешлелеге буенча 20 төбәк арасына керде

 

Татарстан Республикасы 2018 елда берләштерелгән бюджетларның социаль юнәлешле булуы буенча Россия төбәкләре арасында 11нче урынны алды. Бу РИА Новости заказы буенча РИА Рейтинг агентлыгы үткәргән тикшеренүләрдән күренә.

2018 елда Татарстанның бер кешесенә республика берләштерелгән бюджетларының 56,31 мең сум социаль чыгымнары туры килде. Тулаем төбәк буенча социаль чыгымнар 2017 ел белән чагыштырганда 19,3 процентка арткан. Ә Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджетының суммар чыгымнарында аларның өлеше 58,5 процентны тәшкил иткән.

Рейтингта бер кешегә төзәтмәләр кертелгән социаль чыгымнар күләме буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербург лидер булды. Анда чыгымнар 84,45 мең һәм 80,97 мең сум тәшкил итте.

Антилидерлар булып Чукотка автономияле округы һәм Камчатка крае тора, аларда бер кешегә социаль чыгымнар 18 мең һәм 25,67 мең сум тәшкил итә.

2018 елда Россия регионнарының берләштерелгән бюджетларының гомуми керемнәре 2017 ел белән чагыштырганда 15,2 процентка арткан, ә чыгымнар 9,9 процент булган. Аналитиклар лидер төбәкләрнең һәм аутсайдерларның социаль чыгымнары күләме 4,5 тапкырдан артык аермада билгеләнүен җиткерә.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Инстаграм

[instagram-feed]

Без социаль челтәрләрдә

Instagram