Алмаз Мирзаянов: Ул әле дә мине яратам, ди…

 

Алмаз Мирзанов – татар эстрадасында яңа шәхес. Күпләргә ул алып баручы буларак таныш. Әмма аның концертын күргәннәр Алмазның күпкырлы талант иясе икәнен белә.
Аның тамашалары гадилеге белән аерылып тора. Ул анда үз тормышын-булмышын, күңеле ни кичергәннәрен сөйли. Мәсәлән, студент чакларында булган хәсрәтле мәхәббәт тарихын, дип яза Шәһри Казан.
– Бу кызганыч тарихны мин беренче концертымда сөйләгәч, кеше көлде. Икенче тапкыр сөйләдем – тагы шулай булды. Аңламыйм, нигә алай икән? Бәлки алар мине юмор сөйләүче дип, бар сөйләгәннән дә көлеп утырырга кирәк дип уйлый микән?! Аннары, үзем дә, бәлки бу ситуациягә көлеп кенә караргадыр дип уйлый башладым. Җир шарында без бит миллиардлаган, һәрберсенең зур проблемасына өстән карасаң, ул бөтенләй «пүчтәк» кебек кенә күренә бит инде.
Мин хәзер, бүген генә ул ситуацияне шулай тыныч итеп сөйли алам, элек авыррак иде. Бу зарлану да түгел, моң-зар да түгел… Лениногорски шәһәрендә музыка училщесында укыганда, өченче курска җиткәч, янымда ике ел йөргән кызга гашыйк булдым. Җаваплы мәхәббәт булып чыкты. Очрашып йөрдек, арабызга керергә теләүчеләр дә булды. Очрашып йөри дә башладык, шундук өйләнешергә дә ниятләдек. Тимерне кызуында сугарга кирәк диләрме әле?! Әти-әнигә өйләнү турында кайтып әйткәндә миңа 17, ә аңа 16 гына яшь иде. Безгә, әлбәттә, өйләнешергә рөхсәт булмады. «Берәр ел көтеп торыгыз әле», – диделәр.
Җәйге каникулларга ул Туймазы районына, ә мин Мөслимгә кайтып киттем. Җәй буе күрешмәдек. Бәлки янына да барырга кирәк булгандыр. Әмма ничек инде?! Җәй бөтен эшемне калдырып мин аның янына китим?! Әле барырга акча да юк бит.
Өч ай каникуллар үтеп китте. Лениногорскига укырга килдек. Чәчәкләр тотып аның янына тулай торакка килдем, әмма ишеген ачмады. Мин кайтып киттем. «Сөйләшмәсә, сөйләшмәсен. Кызлар беткәнмени?! Беренче курска әнә нинди чибәр кызлар килгән!» – дип горурлыгымны «кабыздым».
Әмма йөрәкне, күңелне алдап булмый. Көн саен диярлек күрешәбез, аның турда гына уйлыйм, һәр кызда диярлек аның рәвешен күрәм, әмма үзем битарафлыкны күрсәтәм. Дәшмим. Әкеренләп иптәш кызлары аша аның хәл-әһвәлләрен белешеп йөрим.
Ул вакытта мин дус егет белән ике бүлмәле фатир «снимать» итеп торам. Бер бүлмәдә – ул, икенчесендә – мин. Аның янына әле ике туган абыйсы таксида эшләргә дип килде.
Бервакыт шундый сүз чыкты: шул таксист егет белән мине ташлаган кыз очрашып йөриләр икән.
Башта ышанмаган идем. Әмма күпмедер вакыттан соң, шул кыз бөтен курс янында кулындагы балдагын күрсәтеп: «Ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады, мин ризалаштым», – диде. Бөтен курс кул чапканда, мин дә рәхәтләнеп кул чаптым. Авыр булганын күрсәтәсем килмәде.
Никахлары булды. Кайда яши башлаганнарын аңлыйсыздыр?! Без «снимать» иткән фатирның бер бүлмәсендә. Алар начар яшәде: талашып, кычкырышып…
Бервакыт ул кыз минем янга килеп, ачылып: «Алмаз, син ул җәйне минем янга килә алмадыңмени? Мин бит сиңа шуның өчен үпкәләдем дә, ачу итеп башкага кияүгә чыктым», – диде. Озак яшәмәделәр, аерылыштылар.
Ул вакытта мин аның үпкәсен аңламаганмын икән. Минем битарафлык аркасында ул шундый адымга барган.
«Бер киселгән икмәк кире ябышмый» диләрме әле?! Без хәзер бергә була алмыйбыз. Ул кирәкми. Аның өчен бик сабыр һәм акыллы кеше булырга кирәктер. Һәм теге чактагы ярату кирәк. Хәзер ул үкенеч кенә.
Миңа ул кыз белән еш очрашырга туры килә, уртак дусларыбыз күп. Яңа елны да бергә, бер компаниядә каршы алдык. Ул әле дә мине яратам, ди…
Чыганак:Шәһри Казан

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Инстаграм

Please enter an Access Token on the Instagram Feed plugin Settings page.


Без социаль челтәрләрдә

Instagram