ОСАГО кәгазь һәм электрон полислары тигез статус алды

 

 

Россия Президенты Владимир Путин электрон һәм кәгазь ОСАГО полислары статусын тигезли торган закон имзалаган. Бу турыдагы документ рәсми хокукый мәгълүмат интернет порталында чыкты.

Яңа закон автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү полисларына, кәгазь яки электрон документ буларак рәсмиләштерелүгә карамастан, уникаль номерлар биреләчәк.

Моннан тыш, яңа закон ОСАГО буенча рискларны яңадан иминиятләштерүне кире кага. Шулай ук евроберкетмәләрне электрон рәсмиләштерү мөмкинлеген кертә.

Законның күпчелек нигезләмәләре рәсми басылып чыкканнан соң, 180 көннән үз көченә керергә тиеш. Аннары машина йөртүчеләр полисның кәгазь вариантын үзләре белән йөртергә тиеш түгел.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Инстаграм

[instagram-feed]

Без социаль челтәрләрдә

Instagram