Татарстанда Мәхмүт Галәү һәм Галимҗан Ибраһимов әсәрләре буенча кино төшерергә җыеналар

 

 

Татарстанның “Татаркино” дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова татар язучылары Мәхмүт Галәү һәм Галимҗан Ибраһимов әсәрләре буенча республикада тарихи фильмнар төшерү кирәклеге турында әйтте. Бу хакта ул “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга «Татар-информ» агентлыгы өчен биргән интервьюсында сөйләде.

“Продюсер буларак минем бурычым — республикада тарихи әһәмияткә ия булган фильмнар төшерә башлаулары өчен тырышу. Мәсәлән, Мәхмүд Галәүнең “Мөһәҗирләр» һәм «Болганчык еллар“ әсәрләре буенча төшерелер дип өметләнәм. Алар “Сафа һәм Саҗидә” сценарие нигезенә салынган ике роман. Бу — татарларның фаҗигасе. Әлбәттә, бу хакта төшерергә кирәк. Бу тарих, аны онытырга ярамый”, — диде Миләүшә Айтуганова.

“Татаркино” җитәкчесе Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе экранлаштырылырга тиешле тагын бер әсәр дип саный.

“Бу классика һәм мәктәп программасы. Мондый фильмнар аша без башлары белән виртуаль дөньяга чумган буынны чыганакларга кайтарабыз. Менә хәзер нәрсә буенча ярдәм итәргә кирәк”, — дип өстәде ул.

Чыганак:Татар-информ

 

 

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram