«Ел табибы – Ак чәчәкләр» конкурсы 14 июньдә булачак

 

 

Быел «Ел табибы — Ак чәчәкләр» конкурсы 14 июньдә булачак. Бу турыда Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Уникенче тапкыр уздырыла торган бәйгедә төрле елларда сәламәтлек саклау учреждениеләренең җитәкчеләре, табиблар, медицина хезмәткәрләре, ветераннар җиңде. Ел саен җиңүчеләрнең берсе төп приз сыйфатында автомобиль алуы традициягә керде.

Быелгы конкурста биш номинация тәкъдим ителгән: «Сәламәтлек саклау легендасы», «Беренчел буынның иң яхшы табибы», «Елның медицина хезмәткәре», «Уникаль очрак» һәм «Ел табибы». «Сәламәтлек саклау легендасы» номинациясеннән тыш, һәр номинациядә өчәр кандидатура тәкъдим ителәчәк.

Иң якын арада ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында интеренет-тавыш бирү оештырылачак, аның нәтиҗәләре җиңүчеләрне сайлаганда мөһим роль уйный, диелгән бу хәбәрдә.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram