Башкорт һәм татар академия театрлары «Туганлык» фестивалендә очрашачак

 

 

“Алтын битлек” милли театр премиясе номинанты булган ике спектакль – Камал исемендәге Татар дәүләт театрының «Тормышмы бу?» һәм Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының «Зөләйха күзләрен ача» спектакльләре «Туганлык» төрки телле тетарлары халыкара фестивалендә очрашачак.

Уфа театр фестивале 23 майда Казан язучысы Гүзәл Яхина романы буенча куелган «Зөләйха күзләрен ача» спектакле белән ачылса, Камал театры Гафури сәхнәсендә 24 май көнне үз спектаклен тәкъдим итәчәк. Фестиваль 30 майда төгәлләнәчәк.

«Тормышмы бу?» спектаклен Гаяз Исхакый әсәрләре буенча Айдар Җаббаров сәхнәләштергән. Инсценировка авторы – режиссер үзе. «Зөләйха күзләрен ача» спектаклен Ярослава Пулинович инсценировкасы буенча Айрат Абушахманов куйган.

Ике спектакль дә алтышар номинациядә “Алтын битлек» милли театр премиясе номинанты. Лауреатлар иртәгә билгеле булачак.

«Туганлык» төрки телле театрлары халыкара фестивалендә төрки телле 14 театр катнаша. Камал театры – Татарстаннан бердәнбер театр.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Error: Access Token is not valid or has expired. Feed will not update.
This error message is only visible to WordPress admins

There's an issue with the Instagram Access Token that you are using. Please obtain a new Access Token on the plugin's Settings page.
If you continue to have an issue with your Access Token then please see this FAQ for more information.

Без социаль челтәрләрдә

Instagram