Ринат Рахматуллин: “Ике ел төрмәдә утырдым, шуның өчен атказанган артист исеме бирмиләр”

 

 

 

 

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Солтан Исхаков
Ринат Рахматуллин шәхси тормышы, иҗаты турында ачылып сөйләргә яратмый. Шуның өчен ул тамашачыларга укылмаган китап кебек — укыйсы да әле укыйсы! Тыйнаклыгы тормышта да, сәхнәдә үз-үзен тотышында да, җырларында да чагыла. Әмма әлеге сыйфат аңа сәхнәдә танылырга комачауламаган. Җырчының “Чакыр гына мине”, Тормыш китабы”, “Тукта яңгыр” кебек җырлары күптән халык күңелен яулады.

Мишәр бит әле ул! Шуның өчен тозлы-борычлы сорауларыма җавап бирер микән, дип тә уйладым. Тик җырчы һич икеләнүләрсез, ачыктан-ачык сөйләште. Аның эстрададагы үзгәрешләргә, соңгы вакыйгаларга карата үз фикере, карашы бар.

Ринат Рахматуллин үзенең фамилиясен «Рәхмәтуллин» дип түгел, «Рахматуллин» дип язарга куша. «Минем бабаем Рахмат бабай булган», ди.

— Ринат абый, сез зур сәхнәгә гомерегезнең дүртенче дистәсен ваклаганда килеп кердегез. Моңарчы кайда йөрдегез димме соң?

— Мин беркайчан да зур сәхнәгә омтылмадым. Бары тик җырлар язу белән генә шөгыльләндем. 1994-1995 елда “Союз” студиясе эшли иде, магнитофон кассеталары бик популяр булган чорда үземнең җырларымны чыгардым. Бу бары тик үзем өчен генә иҗат ителгән, истәлек булып калсын дип яздыртылган җырлар иде.

Киләчәктә балалар, оныкларым тыңлар дигән исәп белән җырларымны кассетага яздырттым. Аннан соң берничәсен таныш-белешләргә, дусларга да тараттым. Шулай акрын гына җырларым халыкка да барып ирешә башлады. Иҗатыма карата яхшы фикерләр ишетергә туры килде.

Заманында миңа Буа дәүләт драма театры җитәкчесе Раил Садриевбелән бергә эшләргә туры килде. Спектакль алдыннан Раил халыкны “кыздыра”, аннан соң спектакль һәм ахырдан мин һәрвакыт өч җыр башкарырга тиеш идем. Мине шулай Татарстан тамашачысы белә башлады инде. Аларга мине Раил Садриев тәкъдим итте, ул танытты.

Эстрадага кереп киткәнче, 17 ел тамада булып эшләдем. Россия буйлап туйлар алып бардым, Мәскәү, Саратов һәм Түбән Новгород өлкәләрендә булырга туры килде. Шуның өчен тормыш юлым азмы-күпме сәнгать белән бәйле иде.

“Популярлык миңа кырык яшемдә генә килде”

— Ни өчен иҗат юлын шулай соңлап кына сайладыгыз?

— Татар эстрадасына гомеремнең дүртенче дистәсен ваклаганда килеп керермен дип уйламадым. Миңа һәрвакытта да танышларым: “Син бик популяр кеше, “йолдыз” буласың әле. Сәхнәнең түрендә булачаксың”, — дип әйтәләр иде. Мин аларның сүзләрен уен-көлке белән генә кабул иттем. Дөрес, популярлык миңа кырык яшемдә генә килде. Анда да үземне “йолдыз” дип әйтә алмый идем. Заманда миңа “Барс Медиа” компаниясе ярдәм итте. Минем җырлар тиз арада халыкка барып җитте, тамашачы күтәреп алды.

Мине беренче тапкыр сәхнәгә автор-башкаручы буларак “Картайма әле, әнкәй” җыры күтәрде. Аны Рөстәм Закировбашкарды. Үзем дә гел әлеге җырны төрле мәҗлесләрдә башкара идем. Аннан соң һәркемгә дә таныш “Тормыш китабы” җыры иҗат ителде. Бу җыр да тамашачыларның күңеленә шулкадәр хуш килде, әле дә кая барсам шуны җырлаталар.

Җырчы буларак миңа “Тукта яңгыр” җыры популярлык алып килде. Бер уйлап карасаң, бик “простой” җыр инде ул, аның бернәрсәсе дә юк. Тик көне-төне халык шул җырны тыңлады. Авылдагы балалар миңа “Ринат абый” дип эндәшми башладылар. “Тукта яңгыр» абыйсы кайткан”, — дип каршы алалар иде. Шул җыр миңа эстрадага чыгарга, иҗат итәргә юнәлеш бирде.
Әле ул вакытта да бу җыр хит булыр, тамашачылар аны тиз арада кабул итәр дип уйламадым. Барысы да үзеннән-үзе килеп чыкты, Аллаһы Тәгаләнең хәерле сәгатенә туры килде.

— Тиз генә танылу нәтиҗәсендә “йолдыз чире” белән авырмадыгызмы?

— “Йолдыз чире” белән авырмадым. Һәрбер чыгыш алдыннан дулкынланам, борчылам. Мин бервакытта да үземне “йолдызга” санамадым. Тормышта мин нинди — сәхнәдә дә шундый. Бар бит шундый артистлар: тормышта алар үзләрен башкача тота, ә сәхнәдә икенче кешегә әйләнеп куялар. Мин һәрвакыт турысын әйтәм, үз юлым буенча атлыйм. Хәзер дә үземне популяр җырчыга санамыйм. Тик мин бер күренешкә шатланам, мине күп җирдә таныйлар. “Ооо, Ринат Рахматуллин бит бу!” – дип калалар.

Балачакта бер хыялым бар иде. Минем әти авылда “УАЗик” машинасында колхоз рәисен йөртте. Беренче хыялым – шофер булу һәм түрәләрне йөртү иде. Тик үсә бара әлеге хыял югалды. Аннан соң мине бөтенесе — балалар, урта яшьтәге кешеләр һәм өлкәннәр танып белүен тели башладым. Дөресрәге, дәрәҗәле кеше буласым килде. Кечкенәдән: “Бу бит танылган Ринат Рахматуллин”, — дип арттан сөйләп калуларын теләдем. Үземне берәр начальник, район башлыгы буларак күз алдына китерә идем. Тик җырчы буларак таныла алырмын, зур сәхнәдә үз урыным булыр дип уйламадым.

Дөрес, ун яшьтә җырчы булу хыялы булып алды. Шуның белән бәйле бер вакыйга искә төште. Хастаханәдә чиратта утырам, шунда яныбызга бер бик популяр кеше килде. Исемен әйтеп сөйләмим инде. Моны каршы алдылар, чиратсыз гына чакырып алып кереп киттеләр. Мин — ун яшьлек бала кызыгып карап калдым. “Мин кайчан булса да шундый дәрәҗәле кеше була алырмын, мине дә колач җәеп каршы алырлар микән?” – дип уйлап куйдым.
Хәзер һәркем янына рәхәтләнеп ишек ачып керә алам. Барысы да таный, тиешле дәрәҗәдә каршы ала. Шуның өчен үземне бик бәхетле кеше дип саныйм. Тик шуны аңлыйм: популяр булу бер яктан файдалы, ә икенче яктан аның тискәре вакытлары да бар.

“Кызлар яратмаган кеше авыру ул”

— Нинди тискәре яклар хакында әйтәсез?

— Популяр кеше бөтен җирдә дә күренә. Кая барсам, кем белән генә булсам да, кеше күз алдында. Начарлыкны без тиз күрәбез бит. Мәсәлән, хатын-кызлар белән кочаклашып исәнләшә алам. “Рахматуллинның сөяркәсе бар”, — дип, шунда ук гайбәт сүзләр китәчәк. Андый очраклар күп булды. Мин яшермим, 100-200 грамм аракы эчтем икән, халык теленнән төшмим инде. Шундый мәгълүматларны да белеп тора тамашачы.

Тамашачы әйткән тәнкыйть сүзләрен тыныч кына кабул итәргә тырышам, үпкәләмим. Нинди дә булса нәтиҗә генә ясыйм.

Бер вакыйганы сөйләп китәсем килә. Быел мин яңа төркем тупладым, хәзерге вакытта яшьләр белән эшлим. Хәзер җырчы Венер Салимовта минем төркемдә чыгыш ясый. Бер концерт ахырында төркемдәге егет-кызлар белән кочаклашып фотосурәткә төштек. Ничектер килеп чыккан, Чулпан Әхмәтҗанова дигән җырчы кыз минем арт ягымны тоткан. Ул аны үзе дә, мин дә сизмәдем. Әлеге фотосурәтне Инстаграм челтәренә урнаштырдым. “Яшь кызлар каян тотарга кирәклеген беләләр инде”, — дип язганнар. Тамашачы шулкадәр игътибарлы, кая кулны куйганны да карап тора инде.

Үзебез гаепли инде. Нәрсә күрәбез, шуны социаль челтәргә куябыз бит.

Үземә гайбәт сүзләрне бик күп ишетергә туры килде. Синең артыннан сөйләп йөрүчеләрнең сүзләре тиз арада килеп ирешә бит ул. “Ринат кызлар ярата, хатынына тугры түгел”, — дип сөйләүчеләр булды. Кызларны кем яратмый инде? Шулай бит? Кызлар яратмаган кеше авыру була инде ул. Барлык ир-атлар да кызларны ярата.

“Сәхнәгә аракы эчеп чыкканым юк”

— Сезнең хакта «сәхнәгә эчеп чыга» дип сөйлиләр. Дөрес сүзләрме бу? 

— Андый сүзләр “Язгы солянка” концертыннан соң ишетелде. Бу минем Башкортстаннан кайткан вакыт иде. Үзем рульдә кайттым, бик нык арган идем. Ничек кеше шулай әйтә ала икән? Хәзер сәхнәдә артык хәрәкәтләнеп биесәң дә сине исерек, яки наркоман дияләр. Фирдүс Тямаевхакында да шулай дип сөйлиләр. Янәсе, “нормальный” рәвештә кеше 7-8 көн концерт куя алмый. Ул наркотик куллана, салып чыга дип әйтәләр.

Мине исереккә чыгару дөрес түгел. Ул абзыйга мөрәҗәгать итәсем килә. Абзый, андый вакытта кешенең үзе янына кил, артыннан сөйләп йөргәнче. Автограф алган, фотосурәткә төшкән булып яныма кил. Аракы эчкән кешедән ис килә бит ул. Белмичә сөйләгән кешене мин хөрмәт итмим. Бәлки, ул үзе исерек булгандыр, үзе концертка салып килгәндер. Шундый сүзләрне әйтүче кеше минем сәхнәдә булганыма бик нык көнләшә, мин шулай дип уйладым.

Төркемдәге егет-кызлар игътибар итмәскә куша. Эчеп чыксам, бу сүзләрне аның кадәр авыр да кабул итмәс идем әле.

“Җырлый белмәгән Рахматуллин”


— Татар эстрадасында көндәшлек, көнләшү күренеше бар. Кайвакыт җырчыларның бер-берсен күрә алмавы сәхнә артында күренә, ә кайчак дөньяга чыга. Сезне дә көнчелек белән күзгә-күз очрашканыгыз булдымы? 

— Татар эстрадасында көндәшлек, бер-берсеннән көнләшү бар.

Мин беркемнән дә көнләшмим. Нигә көнләшергә? Һәрбер артистның үз стиле, үз тамашачысы була бит. Артист булдыра, эшли ала икән мин аның өчен шатланам гына. “Молодец, булдыра!” – дип әйтәм. Талантын бар икән — рәхәтләнеп җырла, бие. Үзеңне таныту өчен бөтен юллар да бар бит, бары тик тырышырга гына кирәк.

Мәскәүдә бер танылган җырчы минем хакта: “Ринат Рахматуллин җырлый белми ул”, — дип сөйләп йөрде. Исемен әйтеп сөйләмим. Заманында бик популяр җырчы иде, хәзер югалды ул сәхнәдән. Мин ул хатын-кызны концертларымда катнаштырган идем, ә ул шул рәвешле “рәхмәт” әйтте.

Мәскәүдә узган концерттан соң төркемне озатырга чыгып киттем. Теге җырчы минем хакта концертны оештыручыларга теләсә-нәрсә сөйләп ташлаган. “Минем концертны Мәскәүдә ясагыз. Ник сез җырлый белмәгән Рахматуллинның концертын оештырып йөрисез?” – дигән. Миңа шунда ук оештыручылар килеп әйтте. “Ринат, бу җырчыдан ерак йөр”, — дип киңәш бирделәр. Үзем бу җырчы хакында нәтиҗәләр ясадым. Билгеле, ул вакытта йөрәгемә бик якын кабул иттем. Мине рәнҗетергә күп кирәкми.

“Карлыккан тавышымны саклау өчен тәмәке тартам”

— Сезнең тавышыгыз башкалардан аерылып тора. Сезне “карлыккан” тавышлы җырчы дип әйтүчеләр дә бар.

— Минем тавышым карлыккан, бу үзенә күрә бер бренд булып тора. «Барс Медиа» продюсерлык үзәгенең директоры Радик Артемьев: “Ринат, синең кебек карлыккан тавышлы җырчы татар эстрадасында башка юк”, — диде. Шушы карлыккан тавышым кешеләрне сихерли, шуның өчен мине яраталар. “Синең тавыш мине тынычландыра”, — дип әйтүчеләр дә бар. Тәмәке тартуны да махсус шуның өчен ташламыйм. Биш елдан артык тәмәке тартмаган идем, тавышым бик нык үзгәрде, гади тавышка әйләнеп кала. Тамашачыга “необычный” тавыш кирәк.

Салават ФәтхетдиновАйдар ГалимовНәфкать НигъмәтуллинӘлфинә ӘзһәмоваЭлвин ГрейФирдүс ТямаевӘнвәр Нургалиевның тавышлары бик үзенчәлекле.

“Хатыным көнләшә, тавышланган чаклар күп булды”

— Кызлар яратуыгыз хакында әйттегез. Хатыныгыз көнләшәме?

— “Рахматуллин гулять итә, читкә йөри”, — диләр. Бу хакта гомер буе сөйләделәр, әле дә сөйлиләр. Хатыным көнләшә. Башта бик нык көнләшә иде. Шуның өчен концертларга тавышланып чыгып китә идем. Яшьлек инде, нишлисең. Өйдә генә утырсам, акча эшләп булмас иде. Кемдер гаиләне алып барырга тиеш бит. Хатыным 15-16 елдан бирле беркайда да эшләми.

Кайбер кеше артист һөнәренә җитди карамый, бары тик күңел ачу чарасы дип кенә уйлый. Янәсе, җырлап-биеп кенә йөрибез. Җырлау – безнең төп эш. График төзисең, төркем җыясың, оештыручылар белән сөйләшәсең. Барысы да хезмәт бит. Хатыным Гөлшаттора-бара гына эшчәнлегемне аңлый башлады.
27 ел бергә торабыз, ике кыз үстерәбез. Олы кызыбыз Ландышкияүдә, Самирисемле онык бүләк итте. Күптән түгел генә аңа бер яшь тулды. Кечкенә кызыбыз Регинабыел җиденче сыйныфны тәмамлый. Җырларга ярата иде. “Мин үскәч җырчы булам”, — дип еш әйтте. Бервакыт фикерен үзгәртеп куйды.
Мин үзем дә аның җырчы булуын теләмәс идем. Кыз балага җырчы булу авыр. Ул әни, хатын була торган кеше, шуның өчен гаилә беренче урында булырга тиеш.

Мин ял иткәнем юк, өч сәгать кенә йоклыйм. Шуның өчен аварияләргә бик күп эләктем, барысының саны унҗидегә тула. Аллаһы Тәгалә генә саклап кала. Әнкәйнең догалары саклап йөртте. Кызганыч, ул хәзер арабызда юк. 79 яшендә мәрхүм булды. Күңелемә тынычлык табу өчен, авырлыклар килгәнен тойсам, гел әни янына кайта идем. Ул мине шифалы догалары белән өшкерә иде, шуннан соң яңа туган бала кебек була идем.

Хәзер ул да юк. Шулай да туган нигезне ташламыйм, гел шунда кайтып йөрибез. Үземә сүз бирдем туган йортны саклап калырга.

“Минем җырларны Әлфинә Әзһәмова яратып тыңлый”

— Сез күпләргә автор-башкаручы буларак таныш. Уңышлы хит моңарчы билгеле булмаган гап-гади кешене меңнәр яраткан җырчы итәргә сәләтле. Җыр хит булсын нәрсә эшләргә кирәк? Берәр сере бармы?

— Җыр хит булсын өчен аның сүзләре, көе халык күңеленә барып җитәргә тиеш. Күптән түгел генә “Гомер йомгагын сүтәм” дигән яңа җырым чыкты, халык яратып кабул итте. Тик уңышы “Тукта яңгыр” кебек үк булмады. Хәзер бит мин алай ук яшь түгел, гомер бара. Бераз гына үз яшемә туры килгән темаларга җырлар язасым, өлкән яшьтәге тамашачылар өчен иҗат итәсем килә. Хитларны язу бик авыр. Мин үзем артык күп җырлар яза алмыйм, ләкин ике-өч елга бер хит туа. Җырларны көн саен язып була, тик андый җырлар хит була алмый. Әлеге җырны бер тапкыр тыңлап икенче көнгә тамашачы бөтенләй онытырга мөмкин.

Шуның өчен мин иң беренче чиратта тамашачыга нинди җыр һәм музыка кирәген уйлыйм. “Кешене ничек җәлеп итеп була?” – дип эшлим. Башта җырның көен иҗат итәм, аннан соң сүзләрен язам.

— Иҗат иткән җырларыгызны башка артистларга тәкъдим итәсезме?

— Җырларымны элек башка артистларга бирә идем, хәзер күп очракта аларны үзем башкарам. Зур сәхнәгә чыккач, җырлар үземә дә кирәк. Озак еллар минем җырларны Әлфинә Әзһәмовабашкарды.

Аның белән эшли башлаганда мин популяр җырчы түгел, исемем берәүгә дә таныш түгел иде әле. Шул вакытта Әлфинә мине үзе эзләп тапты, яныма Чаллыдан ук кайтты. 2006 елда җырларым тупланган СD дискым чыкты, Әлфинә аны көнгә әллә ничә тапкыр тыңлап чыккан. Машинага чыгып утыруга Әлфинәнең ире һәрвакыт: “Ринат Рахматуллинның җырларын куяргамы?” – дип сораган. “Миңа синең җырларын шулкадәр ошый”, — дип әйтә иде Әлфинә.
Ул үзе Буага кайтты, мин аңа шактый җырларымны биреп җибәрдем. 2007 елда ул аларны яздыртып, диск туплап чыгарды. “Очрашырбызмы?”, “Сиңа багышладым” дигән җырлар белән шактый популяр булды.

Эльмира Сөләймановаминем җырларны башкара. Ул минем җырлар белән танылды, “йолдыз” булды. “Синең белән” дигән җырым аны зур сәхнәгә күтәрде.

Рафаэль һәм Динә Латыйповларкүптәннән минем җырларны башкаралар. Аларның репертуарында ”Ташлап китмә”, “Ярату” җыры бик популяр. Заманында алар минем “Тормыш китабы” җырын башкардылар. Тик ул җырны алар тиешле дәрәҗәдә халыкка җиткерә алмады, ни өчендер әлеге җырны таныта алмадылар. “Тукта яңгыр” җырын да башкарып карадылар, ул да барып чыкмады. Халык кабул итмәде. Бу 1997-1998 еллар иде.

Латыйповларда “Ташлап китмә” җыры гына уңышлы “китте”, шунысын тамашачы яратып кабул итте. Аннан соң теге ике җырны төшереп калдырасы килми бит, үзем башкардым. Тамашачы “күтәреп” алды.

— Җырларыгызны күпмегә сатасыз?

— Җырларны бервакытта да сатып биргәнем булмады.

“Ни өчен Элвин Грей башка артистларның җырларын башкара?”

— Хәзерге вакытта авторлык хокуклары белән бәйле бәхәсләр еш туып тора. Аларны булдырмас өчен нәрсә эшләргә кирәк?

— Россия авторлар җәмгыятенең (РАО) Татарстан буенча филиалы бар, аның җитәкчесе Зөфәрабый Хәйретдинов. Җырны язуга, аны шунда ук теркәлү узарга кирәк. Хәзерге вакытта авторлык хокуклары белән бәйле мәсьәләләр еш очрый. Без бит җырны язабыз да, аны тизрәк халыкка чыгарасы килә. Төрле теркәү, документ эшләрен соңгы планга күчерәбез. Теркәлү узмаган очракта беркем дә үз җыры икәнен дәлилли алмый, шуннан соң кычкырыш-талаш китә инде.

Мәсәлән, мин бер җырны ишеттем дә шул җырның сүзләрен бераз үзгәртеп җырладым, ди. Миңа бернәрсә дә әйтә алмыйлар. Минем алай эшләгән юк үзе, бары тик үз җырларымны гына башкарам.

— Сезнең җырларыгызны рөхсәтсез башкаручылар булдымы?

— Минем “Тормыш китабы” җырын кемдер башкара ди, шуның эзенә төшенә алмыйм әле. Бу хакта бик күп кеше әйтте инде. “Болгар” радиосыннан еш кына яшь егет башкаруында бу җырны яңгыраталар икән. Миннән рөхсәт сораган кеше булмады үзе.

Аннан соң Мәскәү егете Марат Яруллин“Чакыр гына мине” дигән җырымны башкара. Мин аңа үзем рөхсәт бирдем бирүен, тик әлеге вакыйга бераз башка төрле юнәлеш алды. Бүгенге көндә әлеге җырчы белән бәхәс бара, аны үзара гына хәл итәчәкбез.

Марат Яруллин белән Динара Рәхимоваисемле яшь җырчылар минем Мәскәүдә узган концертымда кунак буларак чыгыш ясады, барысы да шуннан башланды. Мин аларга бары тик әлеге концерт вакытында үземнең җырларымны башкарырга рөхсәт бирдем. Динара “Тукта яңгыр”ны, ә Марат “Чакыр гына мине” дигән җырымны башкарды. Алар Мәскәүдә җырга аранжировкаларны үзләре ясаттылар һәм сөйләшкәнчә минем концертта җырладылар.
Марат шул вакытта: “Ринат абый, миңа синең әлеге җырын бик нык ошый. Миңа туры килә әлеге җыр, аны банкетларда гына җырласам ярыймы?” – дип сорады. “Зур сәхнәгә чыгып җырлый торган җыр түгел бу. Ул — Ринат Рахматуллин җыры. Банкетларда җырла, мин аның өчен сүз әйтмим”, — дидем.
Тик ул әлеге җырны үзенең диск җыентыгына керткән булып чыкты. Бу дөрес гамәл түгел. Бу очракта минем рөхсәт, ике якның килешүе кирәк бит. Күптән түгел генә Маратның үзенә шалтыраттым, сөйләшергә вакыты юк иде. Әлеге мәсьәләне хәл итеп бетерергә кирәк әле.
Мин Маратның гаиләсе белән дус, аның якыннары белән яхшы мөнәсәбәттә. Судлашып йөрергә җыенмыйм, мин андый кеше түгел. Ни дисәк тә, әлеге җырның минеке булуын тамашачы яхшы белә.

Элвин Грей“Гомерләр үтә икән”, “Каеннар арасында”, “Уфтанма” җырларын җырлый бит әле. Ягъни, башка артистларның җырларын башкара. Бу җырларны беренче тапкыр халыкка Рафаэль Латыйпов, Рәсим Низамов, Салават Фәтхетдинов чыгарды. Безнең чордагы тамашачы күңелендә әлеге җырлар нәкъ менә аларныкы булып кала. Билгеле, яшьләр бу җырларны Элвин Грейныкы дип саный.

Хәзер бит шундый “мода” китте, башкаручылар җырның авторларын әйтеп тормыйлар. Кайбер концертларда, шул ук “Солянка”ларда җырлар “нон-стоп” режимында гына бара. Җырны кем язуы хакында тамашачы белми дә кала.
Элвин Грейның юнәлеше башкадыр, мин белмим. Ул бит үзе дә автор-башкаручы. Үзе җырлар яза, аның бит шактый җырлары бар. Мин шуңа гаҗәпләнәм дә инде. Ник кеше җырын җырлый икән ул? Шундый сорау туа миндә. Алар бит инде җырланган, “тапталган” җырлар. Нигә яңа, үзе иҗат иткән җырларны башкармый икән?
Кешенекен җырласын, мин каршы түгел. Бу — аның ихтыяры. Бары тик үзем җырлар яза торган кеше буларак кына әйтәм.
Мәсәлән, мин бөтенләй башка артистларның җырын башкара алмыйм. Ничек мин үзем яза алганда башка артистның җырын җырлап йөрим ди. Кеше җырын җырларга мин оялам. Дөрес, концертымда бер артистның җырын башкарам үзе. Рамил Хаҗиморатовның “Мәңгелек ярым” дигән җырын җырладым. Ул бу хакта белә, үзе ризалык бирде. Сәхнәдән гел әлеге җырның Рамилнеке булуын әйтәм.
“Мин Филүс Каһиров һәм Ришат Төхвәтуллин кебек супер җырчы түгел”

— Ничек уйлыйсыз, татар эстрадасында сез үз урыныгызны таптыгызмы?

— Автор-башкаручы буларак татар эстрадасында үз урынымны таптым. Мин үземне җырчы дип әйтә алмыйм. Супер Филүс Каһировлар белән мине чагыштырганда аерма “небо и земля” диясем килә. Ришат Төхвәтуллиннар алар профессиональ җырчылар, аларның тавыш куелган. Мин үз җырларымны тамашачыга җиткерүче генә.

“Быел сәхнәдән китәргә теләдем”

— Иҗади баскычтан түбән тәгәрәүдән курыкмыйсызмы? 

— Татар эстрадасына яшьләр күп килә. Һәр нәрсәнең үз вакыты була инде. Шуны әйтәсем килә: һәр башкаручының үз тамашачысы бар. Ничек кенә булмасын, синең иҗатыңны яраткан тугры тамашачы һәрвакыт синең белән калачак. Башка артистлар арасында югалып калмас һәм иҗади баскычымны саклап калу өчен миңа һәрдаим яңа җырлар иҗат итеп торырга кирәк. Репертуарга яңалык өстәгән вакытта гына азмы-күпме син тамашачыга кызык булачаксың. Ягъни, үзем хакында гел искә төшереп торырга тиеш булам инде.

Ел саен җыр стильләре дә үзгәрә, Америка һәм Европа сәнгате килеп керде. Хәзерге җырларны тыңлап карасак, анда татарларның иҗатын чагылдырган бернәрсә дә юк. Татар моңы дигән әйбер юк. Без бит баянга җырлап ияләшкән. Хәзер замана башка җырлар таләп итә, безгә аңа яраклашырга туры килә.
Шул ук Элвин Грейны гына алыйк, егерме беренче гасыр белән бергә атлый. Безнең заман җырчылары күп очракта өлкән яшьтәге кешеләр өчен иҗат итә. Әти-әни, тормыш, туган авыл турындагы җырларны башкара. Яшьләргә яшьләрчә кирәк инде, аларны бернәрсә белән дә шаккатырып булмый.
Мактанып әйтмим, тик минем җырларны яшьләр дә яратып тыңлый. Үземә илле яшь булуына да карамастан мин дискотекаларда да еш чыгыш ясыйм. Яшьләргә дә минем җырлар барып җитә дип шатланам.

Быел сәхнәдән китәргә теләдем. Концерт кую, гастрольләр белән йөрү хакында бөтенләй уйламадым. Сәбәбе? Җырчылар күп, яшьләр сәхнәгә килеп тора. Тик Пермь өлкәсендә концерт куеп кайтканнан соң фикерем үзгәрде. Тамашачылар да китүемне теләмәде. “Ринат абый, без сезнең җырларыгызны яратабыз. Сезнең иҗатыгыз безгә кирәк”, — дип әйттеләр. Шул сүзләр тагын да канатландырып җибәрде.

— Бер көнлек җырчы булмас өчен нәрсә эшләргә кирәк?

— Миңа һәрвакыт: “Артист иң элек исем һәм фамилия өчен эшләргә һәм тамашачыга гел яңалык биреп торырга тиеш. Аннан соң бер баскыч өскә күтәрелгәч, синең өчен исем эшли башлый”, — дип әйтәләр иде. Дөрес сүзләр.

Тик хәзерге вакытта яшьләр бик тиз генә танылып китү ягын карый. Бер җыр яздырталар, шуны сәхнәгә чыгып башкаралар һәм шул вакытта автор-башкаручы булып куялар. Минемчә, автор-башкаручы кимендә егерме җыр иҗат итәргә һәм шуның бишесе булса да халыкка таныш булырга тиеш. “Мин бер җыр язып карадым”, — дип әйтергә генә мөмкин.
Эстрада үз урынны булдыру авыр. Тиз арада кабынып китеп, шул ук вакытта сүнмәс өчен һәрдаим эшләргә кирәк. Җырчы репертуарны һәрвакыт яңартып торырга тиеш.
Мин социаль челтәрләрдә еш утырам, миңа яңа җырлар сорап язучылар күп. “Ринат абый, кайчан яңа җыр була?” – дип кенә торалар. Интернет бер карасаң, әйбәт әйбер, икенче яктан артистлар өчен зур “минус” булып тора. Хәзер яңа җыр язуга аны Инстаграм, Вконтакте, Фейсбук челтәрләренә урнаштырабыз, халык аны шунда ук ишетә. Элек ничек иде: тамашачы яңа җырны тыңлау өчен билет алып концерт карарга килә иде.
Бүгенге көндә без үзебез халыкны биздереп һәм туйдырып бетердек. Яңа җыр яздыруга аны телевидение һәм радиога ротациягә тапшырабыз. Шуның өчен халыкның концертка киләсе дә килми. “Бу җырны тыңладык, ишеттек бит инде”, — дигән сүзләрне ишетергә туры килә.
“Концертка тамашачы килмәсә төшенкелеккә биреләм”

— Тулы заллар җыю авырмы? 

— Куйган концертка тамашачы килмәсә төшенкелеккә биреләм. Залда 4-5 кеше генә утырса, аннан да авыр әйбер юк. Син бит төркемеңне җыеп концерт куярга киләсең, ә халык юк. Бөтен артист тамашачы җыя алмауга зарлана. “Залларны тутырырга авыр”, — дип әйтәләр. Әлеге проблема миңа да яхшы таныш.

Минем концертларда кимендә 80 кеше була, авылларны әйтәм әле. Шәһәрләрне тутырып концерт бирүче артистларны бармак белән генә санарлык, бик сирәк алар. Килеп керәсең мәдәният йортларына — дивар саен афиша, гел концерт. Халыкның акчасы гына җитсен. Аларның да акчасы юктыр инде, аеруча авыл халкында. Авылда хезмәт хакы вакытында бирелми. Гаиләдә өч кеше 750 сум акча түләп концертка барганчы, шул акчага өч көн ашый ул. Шулай бит? Берәүнең дә кесә тулы акча түгел.

Мин Башкортстан ягында күп булам. Анда җыр-моңнан халык туймаган. Тамашачы концертларга йөри, заллар тула. Хәзер татар эстрадасының бөтен артистлары Башкортстанда.

Белмим, алга таба үзгәрешләр булыр инде ул. Элек бит худсовет дигән әйбер бар иде. Зур сәхнәгә чыгар алдыннан җырчы һәм аның җырларын махсус комиссия аша үткәрәләр иде. Тора-бара шуңа әйләнеп кайтырбыз дип уйлыйм мин.

“Тамашачыга Фирдүс Тямаев кирәк”

— Бүгенге көндә тамашачыга нинди концерт программа кирәк соң?

— Хәзер тамашачыга концертларда “шоу” кирәк. Ничек тамашачыны җәлеп итәргә? Бу хакта артистлар белән еш сөйләшәбез. Бу урында Фирдүс Тямаевхакында әйтеп узасым килә. Ул – молодец! Аның энергетика, динамика, халык белән эшләү осталыгына сокланам. Өч сәгатьтән артык тамашачы өчен җырлый, аны көлдерә, сәхнәгә чыгып бии бит ул. Молодец! Аны беркем дә булдыра алмый. Халыкка менә шундый җырчы, “шоу” кирәк. Чыгып җырлап керүгә генә корылган концертлар артта калып бара. Тамашачыга мәзәк кирәк.

Хәзер халык янына залга төшү модага кереп китте.Ришат Төхвәтуллинны гына күз алдына китерәм. Тыныч кына чыгып, “нормальный” җырлый торган иде. Халыкны зәвыклы булуы, моңлы тавышы белән җәлеп итте бит. Хәзер карыйм, Ришат та сәхнәдә бии башлады. Заман, тамашачы шуны сорый. Хәрәкәтләнсә, халыкка да кызык бит. “Ришат та бии башлаган”, — диләр. Шуның өчен заман белән бергә атларга кирәк шул.

Концертларга гомумән йөрмәгән тамашачылар да бар. Тик Фирдүс Тямаевка бөтенесе дә йөри. Аның концертына яшьләр дә, өлкәннәр дә килә. Барысы да йөри. Аның концерт программасы шулкадәр яхшы куелган, үзе дә һәрбер тамашачыны карата белә.

Берәүгә дә сер түгел, хәзер тамашачы концертларга сайланып кына йөри. Җырчылар күп. Шуның өчен тамашачылар: “Кемнең концертына барырга икән?” – дип уйлана. “Былтыр аның концерты шулай булды. Быел барып тормыйм, телевизордан гына карармын әле”, – диючеләр дә бар.
Белмим, ни өчендер тамашачыны концертка китерү хәзер бик авыр. Аннан соң артистлар хакында мәгълүмат бик күп. Радио, телевидение көне буе эшләп тора. Хәзерге вакытта музыкаль каналларның ниндиләре генә юк. Инстаграмны ачып карагыз, бөтен артист шунда “утыра”. Дөресен генә әйткәндә, хәзер сарык бәрәнләсә дә артист чакыртып бәйрәм ясыйлар. Тамашачы туйды, шуның өчен концертка йөрми. Бер уйлап карасаң, без бары тик җырлап кына яшибез кебек.

— Артист карьерасын әле генә башлаган яшь башкаручыларга нинди киңәш бирер идегез?

— Татар эстрадасына «шоу-бизнес» төшенчәсе килеп керде. Җырчыларның төп максаты — акча эшләү. Яшь башкаручылар, акча түләмәсәң, сәхнәгә чыкмыйлар. «Ник мин бушка җырлап йөрергә тиеш соң?» — дип әйтәләр. Аларның җырларын бер тапкыр телевидениедән күрсәтәләр икән ул инде — «йолдыз».

Шундый җырчыларны мин аңлый алмыйм. Мин еш кына үземне шул яшь башкаручылар белән чагыштырам. Алар «зураеп», үзләрен әллә кемгә куеп йөриләр.
Мин үземнен сәхнәгә беренче тапкыр аяк баскан вакытларымны күз алдына китерәм. Беренче тапкыр «Солянка» концертына чакырганнар иде. Ландыш НигъмәтҗановаИркәАйдар Галимовкебек танылган җырчылар йөри. Мин авыл малае, читтә генә кыенсынып басып торам.
Хәзерге яшьләр үзләрен шундый югары тоталар. Билгеле, андый яшьләр сәхнәдә артык озак тормый. Ул бүген бар, иртәгә юк. Гади һәм тыйнак булырга кирәк, тамашачы да сине шул очракта якын итәчәк.

“Ике ел төрмәдә утырдым, аннан чыккач ничек тормыш башларга да белмисең”

— Җырлап кына баеп булмый, кайбер артистларның үз бизнесы бар. Җырлаудан тыш тагын берәр керем чыганагы бармы?

— Җырлап йөреп акча эшләп була. Төп керем чыганагы – җырлау, бизнес белән шөгыльләнмим. Тик җырлау өчен дә акча кирәк бит әле. Хәзер телевидение, радиода җырыңны яңгырату бик кыйммәт. Җырчылар күп, һәркемнең тиз арада таныласы килә. Шуның өчен бәяләр үскәннән-үсә.

Мәсәлән, бер ай өчен радиога җырыңны ротациягә бирү 35 мең, ә телевидениегә 65 мең сумга төшә. Акчасы булган кеше иҗат итә ала. Тавышың никадәр генә матур булса да, акчаң юк икән бернәрсә дә эшли алмыйсың. Акча заманында яшибез, барысын да матди як хәл итә. Хәзер ике адым атлауга ук акча кирәк.

— Ринат абый, сезнең хакта төрмәдә утырып чыккан дип тә сөйлиләр. 

— Яшермим, андый хәлләр булды. Туксанынчы елларда мин сугышкан өчен төрмәдә утырып чыктым.

Минем анда гаебем дә юк. Мин башка кеше яклап, аның бөтен гаебен үз өстемә алдым. Гаепләнүче егет яшь иде әле, шуның өчен тимер рәшәткә артына үзем кердем. Ике ел утырдым. Ул вакытта, 90 елларда, төрмә һәм суд юлы аша үтмәгән кеше юк иде. Син ул заманны күз алдына да китерә алмыйсың. Төркем-төркем яшьләр йөриләр, сугышалар иде. Анда яшәргә, урамга чыгарга да куркыныч булды. Ул заманда нинди генә тәртипле авыл малае булсаң да төрмәдән качып калып булмый иде.
Билгеле, авыр булды. Төрмәдән чыккач ничек тормыш башларга да белмисең. Анда ике генә юл бар. Син начар юлдан китә аласың. Күпләр машина талап, урлап акча эшли башлады. Ягъни, җиңел юл белән акча эшләү.
Шулай ук яхшы юлдан китә аласың. Мин «нормаль» тормышны сайладым. Төрмә тормышына кире кайтасым килмәде.

Зур сәхнәгә күтәрелүемне берәү дә көтмәде. Төрмәдәге танышларым: «Ринат, бу синме? Син хәзер шундый зур җырчы булдың мени?» — дип сорыйлар иде. Сугышып йөргән, хулиган малайның җырчы булып китүенә ышана алмадылар. Мине бит беркем дә күтәрмәде, барысына да үз көчем белән ирештем.

Мин бу тормышта берәүгә дә бурычлы түгел. Кыенлыкларны үзен җиңеп барган очракта гына тапкан мал кадерле була.

“Атказанган исеме эте-бетенә бирелде, Мөнир Рахмаев белән мин генә калдым”

— Бик күп артистлар “Татарстанның атказанган артисты” исемен алды. Сезгә бу дәрәҗәле исемне кайчан бирерләр икән?

— Мин ике әйбер белән килешмим. Беренчесе, «Татар радиосы» оештырган «Татар җыры» фестивале. Анда бит теләсә кемгә «Алтын Барс» сыны тапшыралар. Дөреслек юк, лаек булмаган артистларга тапшыралар. Барысын да акча хәл итә, бизнеска кайтып кала.

Икенчесе, «Татарстанның Атказанган артисты» исеме бирелү. Аны да аңлый алмыйм. Быел бу исемне кемгә генә бирмәделәр, тараткан кадәр тараттылар. Этенә дә, бетенә дә бирелде. 2015 елда миңа да бу исемне бирергә тиешләр иде, бирмәделәр. Минем белән бер вакытта сәхнәгә күтәрелгән җырчылар быел әлеге исемне алды. Бары тик Мөнир Рахмаевһәм мин генә калдым. Кемгә, ничек бирелә ул исем? Мин аның эшчәнлеген белмим.

Мине Буа театры тәкъдим иткән иде. Ике ел төрмәдә утыруым нәтиҗәсендә миңа «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелмәде.

— Тормышның китек җире дә бар, шунсыз булмый, диләр… Үкенгән чакларыгыз еш булдымы?

— Үкенгән чакларым булды, 7-8 ел гомеремне артка кайтарыр идем. Шундый очраклар белән очраштым: тулы залларга концерт куярга килә алмаган вакытлар булды. Чәчәкләр күтәреп тамаша карарга килгән халыкның кире борылып кайтып киткәне булды. Шул вакытлар өчен үкенәм, әле дә читенсенәм. Дүрт аяклы ат та абына. Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин. Ижевск шәһәрендә концертым булырга тиеш иде. Мин рульдә барганда йоклап киттем һәм Камаз машинасы астына килеп кердем. Концертлар графигы өзелде, өч ай хастаханәдә яттым. Тамашачының төрлесе бар, кайберсе сине аңламаска да мөмкин.

— Бүгенге көндә артистларның кадере бармы?

— Юк. Дәүләттән дә ярдәм юк. “Җырчылар болай да акча күп эшлиләр. Банкет, концерттан күпме акча керә аларга. Нәрсәгә без ярдәм итәргә тиеш?” – ди зур түрәләр. Артист кешене бай дип уйлыйлар. Бөтенесе дә бай булып бетә алмый. Исән чагында берәүнең дә кадерен белмибез, вафат булгач кына зурлап искә алабыз. Илфак Шиһаповяшьли китеп барды. Аны искә алучы бармы? Юк. Нинди бөек җырчы Әлфис Кыямовны оныттылар. Бу җырчы кеше буларак минем күңелемә тия. Бүген алар юк, иртәгә шундый ук хәл безнең белән булырга мөмкин.

Чыганак:Интертат.ру

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram