Татарстан көрәшчесе халыкара күләмдә «Ел спортчысы» дип танылды

 

 

Чаллыдан тхэквондо көрәше остасы Рафаэль Камалов «Ел спортчысы-2018» Халыкара хәрби спорт советы премиясенә лаек булды. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шушы ук премиягә Канаданың Хәрби-диңгез флотын тәкъдим итүче тхэквондочы хатын-кыз Иветт Йонг лаек булды. Бу — советның 71 еллык тарихында әлеге бүләкне бер үк вакытта ир-ат һәм хатын-кыз алган беренче очрак.

Лауреатлар өч этаптан торган сайлап алу барышында билгеләнде. Ахыргы карарны CISM директорлар советы кабул итте. Претендентларның спорт казанышларыннан тыш (Татарстан спортчысы – WTF тхэквондо буенча хәрби хезмәткәрләр арасында дөнья чемпионы Т-и иск.), аларның оешманың гадел көрәш һәм хәрби дисциплина кыйммәтләренә тугрылыклы булулары исәпкә алынды.

  • «Татар-информ» элек Камаловның «Ел спортчысы-2018»премиясенең интернет-тавыш бирүдә җиңүчесе булуы турында хәбәр иткән иде.
  • Бүләкләү тантанасы Вьетнамның Хошимин шәһәрендә була. Чара 74 нче Генераль Ассамблея һәм Халыкара хәрби спорт советы конгрессы кысаларында 22-30 апрель көннәрендә узачак.

Фото: minsport.tatarstan.ru

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә