«Ак каурый» бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә
Бәйге сәләтле яшь шагыйрьләрне һәм шигырь сөйләүчеләрне, нәфис сүз осталарын эзләү һәм ачыклау максатыннан үткәрелә. Катнашучы үзе язган әсәрне яки яраткан авторының татар телендә язылган әсәрен тәкъдим итә ала.
Бәйгедә катнашу өчен 16 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге өлкән сыйныф укучылары һәм югары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары чакырыла. Гаризалар 9 апрельгә кадәр mizgel1919@mail.ru электрон почта адресына кабул ителә.
Бәйгене шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге ярдәмендә «Мизгел» милли мәдәният клубы оештыра.
Чыганак:Татар-информ