Татарстан белән Башкортстан уртак чараларны күбрәк үткәрә башлаячак
Татарстан һәм Башкортстан уртак чаралар күбрәк үткәрә башлаячак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сөйләде.
Ул бүген иртән Бөтендөнья башкорт корылтае җитәкчелеге белән очрашып сөйләшкәннәрен әйтте. «Бер-беребезнең зур чараларында һәрвакыт катнашабыз. Татар-башкорт уртак оешмалары эшчәнлеге безне якынайта, берләштерә», — диде.
«Соңгы елларда фестивальләр актив үткәрә башладык. «Идел» татар-башкорт җыры фестивале Уфада, Казанда үтә. Аларны бергәләшеп уздырырга кирәк дигән фикрне әйттем. Аларның да актив катнашуын сорадым. Бу җыр фестивале күп еллар Туймазыда, хәзер Уфаның үзендә үтә башлады», — диде Ринат Закиров.
Ул Казанның «Дуслык күпере» фестивален үткәрү инициативасы белән чыкканын искәртте.
«Бу — ике республиканы берләштергән фестиваль. Уртак чараларыбыз елдан-ел арта. Башкорт корылтаеның үз проблемалары, мәсьәләләре, ләкин телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләсендә без бердәм. Бүген бу җиңел юл түгел, телләрне саклау авырлашты. Бөтен мөмкинлекләрне файдаланып, мәгариф, мәдәният оешмалары белән бер юнәлештә эш итәчәкбез», — диде Ринат Закиров.
Чыганак:Татар-информ