Дәүләт җыр һәм бию ансамбле татар җырларыннан торган яңа программа әзерли

 

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең «Халык җәүһәрләре» программасына тамашачы сораган халык көйләре кертелгән. Бу хакта ансамбльнең журналистлар өчен оештырылган ачык репетициясендә сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов әйтте.

«Уникаль татар моңы калмаган татар эстрадасы күпләрне арытты. Без тыңлап үскән, безнең әниләребез һәм әбиләребез башкарган җырлар сагынылган. Без бу музыкаль программабызга нәкъ менә шундый җырларын җыйдык», — ди ул яңа программа турында мәгълүмат биреп.

Дәүләт ансамбленең чираттагы концерт программасы татар җыр сәнгатенең шедеврларыннан тупланган. Программага халык җырлары белән бергә татар классик музыкасына нигез салучы композиторларның коллективлар өчен иҗат ителгән хор һәм оркестр әсәрләре кертелгән.

«Безнең ансамбль асылда хордан башланган, аны коллективның беренче сәнгать җитәкчесе Зөләйха Әхмәтова оештырып җибәргән, — ди ансамбльнең хормейстеры Нияз Гәрәев, – Ансамбль башкарган «озын көй» һәм «кыска көй» башкалар өчен башкару үрнәге булып саналган. Ключарев һәм Мозаффаровлар оригиналь әсәрләр иҗат икәннәр һәм халык көйләрен эшкәрткәннәр. Бу үзенә күрә милли җыр үсеше өчен иҗат лабораториясе булган».

Нияз Гәрәев хордагы бөтен артистларның яхшы вокалистлар булуын ассызыклый. Яңа программада аларның күбесе ялгыз җырлаячак. Концерт программасына «Сакмар су», «Эңгер-меңгер», «Эрбет», «Кара урман» һәм башка халык җырлары кертелгән.

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең «Халык җәүһәрләре» концерт программасы 5 апрельдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында була. Программа ТАССРның 100 еллыгын каршылап әзерләнгән. Башлана 19.00 сәгатьтә.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә