Казан аэропорты җәйге сезонны Калуга һәм Әстерханга рейслар белән ача
«Казан» Халыкара аэропорты 31 марттан җәйге расписаниегә күчә. Анда яңа рейслар ачылачак һәм гамәлдәге юнәлешләр буенча очышлар саны тагын да артачак. Бу хакта һава аланының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җәйге сезон Әстерханга яңа рейс белән ачыла, әлеге юнәлештә пассажирларга сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә хезмәт күрсәтеләчәк. Моннан тыш, Калугага яңа рейс барлыкка киләчәк.
Яңа рейслар арасында гамәлдәге юнәлешләр буенча Санкт-Петербург һәм Симферопольгә очышларны билгеләп үтәргә мөмкин. Екатеринбург, Краснодар, Новосибирск, Барнаул, Ноябрьск, Томск һәм Яңа Уренгой кебек шәһәрләргә дә рейслар саны артачак.
Моннан тыш, узган елда Ярославль, Махачкала, Омск һәм Усинскига ачылган рейслар да яңартылачак.
Чит илгә рейслар саны да артыр дип көтелә. Әйтик, самолетлар Истанбул, Батуми, Даламан һәм Бодрумга ешрак очачак.
Чыганак:Татар-информ