Казанда «Туган тел» конкурсына нәтиҗә ясадылар

 

 

 

Казанда «Туган тел» конкурсына нәтиҗә ясадылар. Мастер-класс форматында узган Бөтенроссия бәйгесендә татар, рус, мари, мордва, удмурт, чуваш теле укытучылары катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чувашия, Удмуртия, Башкортстан республикалары, Ульяновск, Төмән, Свердловск, Оренбург, Чиләбе, Әстерхан өлкәләреннән килгән татар теле укытучылары үзләренең зур әзерлекле булуын күрсәтте.

Җиңүчеләр арасында татар теле укытучылары шактый.

Беренче урында Төмән, икенче урында- Башкортстан, өченче урында — Ульяновск мөгаллимнәре. Гран-прига Казанның 27нче гимназиясеннән татар теле укытучысы Гөлгенә Нурмиева лаек булды. Җиңүчеләрне Казан кооператив институтында узган тантанада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров котлады. Аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram