Казан театрлары иң яхшы булган шәһәрләр исемлегенә керде

 

 

 

Татарстан башкаласы иң яхшы театрлы өч шәһәр исемлегенә керде. Социаль челтәрләрдәге сораштыруны Россиядәге Tvil.ru кунакханәләрне броньлау сервисы үткәрде.

Тавыш бирү саны буенча беренче урында Санкт-Петербург (57 процент), икенче урында — Мәскәү (20 процент) тора. Сораштыруда катнашучыларның 7 проценты Казанны театр башкаласы дип атаган.

Дүртенче урынны берьюлы өч шәһәр бүлешә: Екатеринбург, Ростов-на-Дону һәм Уфа. Алар өчен респондентларның 4 проценты тавыш биргән.

  • Бүген, 27 мартта, Россиядә һәм бөтен дөньяда Театр көне билгеләп үтелә. Ул 1961 елда гамәлгә куелган һәм театр хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме булып тора.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram