Ринат Мөхәммәдиев: «Болай язсам, ошатырлармы, хатын ни әйтер, редактор ни әйтер, күрше ни әйтер дип уйласа, язучы зур әсәр яза алмый»

 

 

 

Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Фото: Солтан Исхаков
Язучы Ринат Мөхәммәдиев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына интервьюсында бүгенге татар әдәбиятына күзәтү ясады һәм бүгенге татар язучысына нәрсә җитми дигән сорауга үз фикерен әйтте.

Ринат Мөхәммәдиев интервьюсындагы төп фикерләр:

  1. “Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Нурихан Фәттах кебек язучылар бервакытта да очраклы әсәр язмады”
  2. “Мин сайлап кына укый торган язучыга әверелдем”
  3. “Бүген цензура юк, дисәк тә, һәр кешенең эчке цензурасы бар”
  4. “Сайлау мөмкинлеге булганда, үзе өчен генә язучы кешеләр үзләрен шагыйрь, язучы дип әйтергә уңайсызлана иде”
  5. “Бүгенге көндә татар белән мөнәсәбәте булмаган рус кешесен табу авыраеп китте”
  6. “Мәскәүдә татар язучысы, татар шагыйре булып танылган кешеләр күп түгел”
  7. “Татар халкының, татар теленең бүгенге хәле бик тә аянычлы”
  8. “Бу әсәрдә татар милләтен яклау, татар милләтенең ниндидер сыйфатларына соклану тоймадым”
  9. “Кешелек өчен китаптан да кадерлерәк, зуррак, баерак чыганак юк”
  10. “Россиядәге париотларны тәрбиялисебез килсә, без рус телендә һәм һәр милләтне ана телендә тәрбияләргә тиеш”
  11. “Сабантуйны алдынгылар слетына әйләндерергә ярамый”
  12. “Татар матбугаты, хәтта рус телле Татарстан матбугаты да Татарстан чикләренә кереп бикләнде”

“Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Нурихан Фәттах кебек язучылар бервакытта да очраклы әсәр язмады”

— Ринат Сафиевич, Сезнең “Сират күпере”, “Кенәри – читлек кошы” әсәрләре үз вакытында бер вакыйга иде, мәсәлән. Бу әсәрләрне белмәгән татар юк иде шикелле. Ә хәзер шундый фикер яңгыраганы бар: кешедән, соңгы 10 елда нинди күләмле әсәр чыкты, дип сорасаң, тиз генә җавап бирә алмый, уйлана башлый, диләр. Сез соңгы ун елда язылган нинди романны искә төшерә аласыз?

— Мин, беренчедән, үз әсәрләремне яхшы беләм. Мәсәлән, бүгенге көндә минем “Күз ачкысыз буран” дигән романым төрки дөньяда: Казахстанда, Әзербайҗанда, Төркиядә һәм Кыргызстанда – басылып, бик зур популярлыкка иреште. Ул Мәскәүдә татар телендә басылып чыкты, мин аны Казанда да, районнарда да тараттым.

Һәрхәлдә, үз әсәрләремә килгәндә, тагын бер-икесен атар идем, ләкин тукталып тормыйм. Мәсәлән, соңгы елларда проза өлкәсендә уңышлы эшләүче автор дип Вахит Имамовны саныйм. Ул тарих темасына яза, һәрхәлдә, кыю рәвештә, тарихны белеп эшли торган авторларның берсе.

Икенчесе – минем уйлавымча, соңгы елларда проза жанрында искиткеч күп эшләүче Фәүзия Бәйрәмова. Ул Татарстанда бәяләнеп тә җитмәгән язучыдыр, бәлки. Аның чит якларда яшәүче татарлар, Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә ханым турында романнары бар. Болар һәркайсы игътибарга лаек һәм татар халкының үсеше этабында билгеле бер роль уйный торган әсәрләр, дип саныйм.

Шулай ук Фоат Садриевның һәр яңа чыккан әсәренә татар җәмәгатьчелеге игътибарлы булырга тиеш. Мин хәтта үзем укырга өлгермәгән очракта да Фоат Садриевның соңгы китабын бөтен дусларыма укырга киңәш итәр идем, чөнки ул – бервакытта да ни эләкте, шуны язган язучы түгел. Гомере буе халык язмышы белән яшәгән олы язучы, дип санар идем.

Гомумән, чын язучылар – мәсәлән, мин үземнең эшләгән чорымнан чыгып әйтәм инде, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Нурихан Фәттах кебек язучылар бервакытта да очраклы әсәр язмады. Һәр язган әсәрләре шул дәвердә вакыйга буларак кабул ителде.

Ә поэзия темасына мин кереп тормыйм. Поэзиядә әсәрләр языла тора. Ләкин, минем уйлавымча, бүгенге шигъриятебезгә бер нәрсә җитми. Без, тел, милләт бетә, дип бик зарланырга яратабыз бит. Халкыбызны читкә сөрергә дигән фикерләр яңгыраганда Габдулла Тукай “Китмибез!” дип чаң суккан. Бүген шушы тел, милләт мәсьәләсендә, аның стратегиясе турында күп сөйләшәбез. Шушы вакытта татарның җиз, бакыр казанына чүкеч белән китереп суга торган шигырь юк, кызганыч. Һәр кешене айнытып, сискәндереп җибәрә торган шундый кыюлык җитми.

Без соңгы елларда күбрәк уңга, сулга, югарыга, түбәнгә карап иҗат итәргә өйрәнеп барабыз. Ә чын иҗатчы бер вакытта да уңга да, сулга да, югарыга да, өскә дә карарга тиеш түгел. Иҗат иткәндә бары тик алга карарга һәм артта булганнарны искә төшерергә кирәк дип уйлыйм мин.

Һәрхәлдә, сезнең соравыгызга шулай әзрәк боргалап-сыргалабрак җавап бирергә кирәк, дип санадым.

“Мин сайлап кына укый торган язучыга әверелдем”

— Сез, поэзиядә чаң каккан әсәр юк дидегез. Ә прозада шулай алга гына карап иҗат итүче бармы?

— Мин аларны атап бетердем.

Яшьләр арасында да бардыр, бәлки. Мин соңгы егерме елда Казанда яшәмим бит инде, кызганыч. Билгеле бер вакытта мине — татар язучысын, татарча матбугатны укымаска өйрәттеләр. Чөнки кайсы журналны, кайсы газетаны алсам да, үзем турында ниндидер бер очраклы, хәтта исеме мәгълүм булмаган кешеләрнең типкәләп, ниндидер бер ямьсез сүз әйтүләренә өйрәнгән идем. Шуңа күрә мин сайлап кына укый торган язучыга әверелдем.

“Казан утларын” карап барам. Шуңа да карамастан, югарыда әйткәннәргә өстәп, бүтән башка берни әйтә алмыйм.

“Бүген цензура юк, дисәк тә, һәр кешенең эчке цензурасы бар”

— Ә кыюлык булмау нәрсә белән аңлатыла?

— Бүген язучы азат, бәйсез түгел. Язучы яшәү өчен акча эшләргә тиеш.

Әйтик, Совет заманында язучыларның мөмкинлекләре шактый киң иде. Әлбәттә, ул очракта да цензура бар иде.

Бүген цензура юк, дисәк тә, һәр кешенең эчке цензурасы бар. Гаиләсен яшәтәсе бар. Болай язсам – бу ошармы, болай язсам – моны басарлармы, болай язсам – моны сатуга чыгарырлармы, бу эшләгән урынымда проблемалар тумасмы, хатын ни әйтер, редактор ни әйтер, күрше ни әйтер, начальник ни әйтер, президент ни әйтер дип уйлый башласа, язучы зур әсәр яза алмый инде. Ул күңелендә булганын, тойганын язарга тиеш. Андый язучылар гомер-гомергә булган, киләчәктә дә булыр, дип уйлыйм мин.

Бүгенге көндә проблемалар шундыйрак.

“Сайлау мөмкинлеге булганда, үзе өчен генә язучы кешеләр үзләрен шагыйрь, язучы дип әйтергә уңайсызлана иде”

— Яхшы әсәрләрне искә төшерсәк, без совет вакытындагы язучыларны искә төшерәбез бит инде. Мөхәммәт Мәһдиев булсынмы, Еники булсынмы, аларның иҗаты совет чорына туры килә. Элек уңга-сулга карамыйча иҗат итүчеләр күбрәк идеме?

— Моның сәбәпләре бик күп. Беренчедән, совет чорында сайлану мөмкинлеге бик зур иде. Совет чорында татар әдипләренең йөздән алтмышы Татарстаннан читтәге регионнардан киләләр иде. Көчле шәхесләр. Әйтик, Такташ Мордовиянең Пенза почмагына сыенган Сыркыды авылыннан килгән.

Мин узган ел Сыркыды авылында булдым, бүген Сыркыды авылында татарча сөйләшә белүчеләр азайган. Аннан бервакытта да Такташ килмәячәк инде. Кави Нәҗми, Фәезхановлар шул тарафлардан килгән. Ә Башкортстан турында әйтеп тә тормыйм. Ибраһим Сәләховлар Нури Арсланов, Мәхмүт Хөсәеннәр Төмәннән, Казахстан далаларыннан килгән.

Татар әдәбиятының чишмәләре бик зур иде. Шундый сайлану булганда, үзе өчен генә язучы кешеләр үзләрен шагыйрь, язучы дип әйтергә уңайсызлана иде.

Мәсәлән, Аяз Гыйләҗев язучылар берлегенең кабул итү комиссиясендә рәис булып утырган вакытта кабул ителмәгән язучылар, шигырь язучылар хәзер барысы да союз әгъзалары. Ә алар үз вакытында кабул ителмәгән иде.

Бу бер критерий. Икенчедән, безнең татар әдипләренең базар мөнәсәбәтләренә кереп, үз иҗатлары белән үзләрен тәэмин итәрлек мөмкинлекләре юк. Совет чорында роман язган язучы, ким дигәндә, биш ел үзенең гаиләсен яшәтә, ашата һәм елына бер, яисә ике мәртәбә язучыларның иҗат йортларына йөртеп, ял иттерә ала иде. Бүгенге көндә андый мөмкинлек юк.

Мәсәлән, мин романнарымны язам һәм аларны, кемгәдер үтенеп, ялынып йөрисем килмәгәнгә, үз акчамны бирәм дә, Мәскәүдә мәртәбәле нәшриятләрда бастырам. Башта татар телендә, аннан түләп тәрҗемә ясатып, рус телендә. Ә кайвакыт чит илләрдә басылган китаплар өчен, бу чыгымнарны капларлык керемнәр дә була.

Ә Казанда иҗат иткән язучыларның, кызганыч, бүгенге көндә мөмкинлекләре шактый чикләнгән. Чөнки, мәсәлән, Мәскәүдә татар китап кибете ачып, анда даими рәвештә татар китапларын китереп тору эшен башлау үз вакытында миңа бик зур авырлык белән бирелгән иде. Без әнә шул бер кибеткә, бер нәшриятка һәм бер китапханәгә карап яшәргә өйрәнгән, кызганыч.

Шул ук вакытта, мәсәлән, Мәскәүдә китапларын бастырган язучылар үзләренең китапларын Татарстандагы китапханәләр системасына кертү кыенлыгы турында еш сөйлиләр.

“Бүгенге көндә татар белән мөнәсәбәте булмаган рус кешесен табу авыраеп китте”

“Сез анда читтә, без – Татарстанның республика китапханәсе”, — дип җавап җибәрәләр. Без үзебез күп, бөтен дөньяга таралган милләт, дип сөйләшергә яратабыз, ә үзебезне һаман шушы кысаларда кысылып яшәргә мәҗбүр итәбез.

Татар халкының йөздән егерме бише генә Татарстанда яши, дип рәсми матбугатта әйтәләр инде. Ә минем белүемчә, йөздән унбише генә Татарстанда яши. Хәзер мин моны курыкмыйча әйтә алам: 90 нчы елларда мин Дмитрий Антонович Волкогонов дигән генерал белән икәүдән-икәү генә бик җылы мөнәсәбәттә сөйләшеп утырганда, әйтеп куйды. Соңгы тапкыр халык санын алу вакытында Россиядә татарларның саны 15 миллионнан артык чыкты дигән сүз ычкындырды. Минем моны тикшереп караганым юк, әлбәттә. Әмма ул шул чорда куркынычсызлык өчен җавап биргән шәхесләрнең берсе.

Ә без һаман да үзебезне 5-6 миллионлы халык дип сөйләшергә күнеккән. Ничек соң ул без һаман 5-6 миллион?! Моннан 500 ел элек Казан белән Мәскәү арасында ыгы-зыгы барган вакытларда рус халкының да, татар халкының да саны тигез булган дигән фактлар бар. Ә бүген руслар – 140 миллион, татарлар – һаман 5-6 миллион, дибез. Бу халык кая китә соң? Бу дөньяда геноцид булмаган бит, татар хатын-кызлары бервакытта да балаларны азрак тапмаган.

Менә шуңа күрә дә мин Мәскәүдә эшләү дәверендә үземә бер зур ачыш ясадым: бүгенге көндә татар белән мөнәсәбәте булмаган рус кешесен табу авыраеп китте. Әйтик, бер зур тарихчы белән сөйләшә башлыйсың, ул минем бабам татар булган, минем әбием татар булган, минем киявем – татар, минем киленем – татар, ди.

Шаккатырлык әйбер: Роман Семенович Гринберг исемле икътисад институты академигы бар, ул Россия Фәннәр академиясе институтын җитәкли. Бер аның белән ничектер сөйләшеп утырабыз, Гринберг — Гринберг инде, яһүди милләтеннән икәне күренеп тора. “Ринат Сафиевич, минем сезнең газетада бер мәкалә бастырасым килә”, — ди. Мин, газеталарны өстәлгә салып, сөйләшеп утыра идем.

“Бездә татар язмышына мөнәсәбәтле мәкалә, яисә һичьюгы авторның татар булуы мөһим бит. Һәрхәлдә, без татар дөньясына хәзмәт итәбез”, — дип җавап бирдем. Ул әйтә: “Ә бездә, еврейларда милләт әни буенча билгеләнә бит, минем әнием татар, Әминә исемле иде”, — дип миңа яртылаш татарча, яртылаш русча җавап бирмәсенме. Кая карама, менә шундый фактлар.

Россиянең кайсы гына өлксенә чыгып китмә, мине монда аңламаслар, миңа монда чит кешегә кебек карарлар дип әйтергә ярамый. Татарлар – руслар белән бертигез рәвештә бу бөек Ватанны төзегән халык. Шуңа күрә, һәр буыннан 30 процентка якын руслаша барсак та, без үзебезне Россияне төзегән һәм Россиянең төп халкы итеп кабул итәргә өйрәнергә тиеш. Бу чынлыкта да шулай.

Кайвакытта моны безгә Мәскәүдән килеп әйтәләр, ә безнең үзебезнең күңелгә, үзебезнең җилкәләргә, күкрәкләргә бу һава һаман кереп бетми әле. Без үзебезне әйләнә-тирәбездәге йөз меңлек яисә Совет чорында Сталин тарафыннан уйлап чыгарылган милләтләр рәтендә кабул итәбез. Шуңа күрә дә безгә үзебезнең зурлыгыбызны белеп, үзебезнең милләтне саклау өлкәсендә эшләрлек эшләр искиткеч күп.

Татарстан дибез икән, Татарстанның картасын әйләнеп чыгып карагыз. Янәшәдә егермеләп субъект урнашкан, Татарстан чигендә икешәр-өчәр район – саф татар районнары. Бу халыкларның Татарстандагы кебек татар мәдәниятенә, татар культурасына, татар мәгарифенә бәйләнеше юкмыни?!

Безнең республика эчендә генә татар милләтен кайгырту булырга тиеш түгел. Без Башкортстан белән дә дус яшибез, тугандаш милләтләр, дип саныйбыз, ә бу мәсьәләдә үзара эшләгәнебез юк. Монда бернинди җинаять юк. Чит төбәккә кереп татарча укырга ярамый, бу татарлар үз кануннарын урнаштырырга җыена, дип әйтергә беркемнең дә хакы юк. Без демократик системада яшибез.

Әйтик, рус халкы үзенең Казахстандагы милләттәшләрен дә, Украинада, Балтыйк буе республикаларындагыларын кайгырта. Без дә, шушы Россиянең тулы канлы милләте буларак, читтә сибелеп калган туганнарыбызны онытырга тиеш түгел.

Без Бельгиягә, Англия, яисә Япониягә барып, татар җәмгыяте яши, дип Сабантуй уздырырга яратабыз. Бельгиядә, Франциядә, Германиядә бервакытта да татар халкы яшәмәгән. Бүгенге көндә яшәсәләр дә, алар – теге яисә бу сәбәп аркасында, яисә акчасы артык күбәеп киткәннән шунда укый башлаган кешеләр, яки шунда кияүгә чыкканнар. Боларга нигезләнеп милләтнең телен, культурасын, мәдәниятен үстереп булмый.

Милләтнең язмышы Новосибирскидагы тайга эчендә, Красноярский краеның тайгаларында урнашкан татар авылларының язмышында, Башкортстандагы, Төмәндәге, Әстерхандагы татарлар язмышында. Безнең тамырлар шунда. Шунда гына үзебезнең милләтне саклау турында уйларга кирәк.

“Мәскәүдә татар язучысы, татар шагыйре булып танылган кешеләр күп түгел”

— Сез, Мәскәү язучылары китапларын кертә алмый, дип әйттегез. Мәскәү татарлары һәм Казан татарлары арасында ниндидер аерымлану бармы? Сез шуны сизмисезме? Мәскәү яшьләренең Татарстан үз эченә бикләнгән дип әйткәне бар. Сез шундый әйбер күрмәдегезме?

— Юк. Мин үзем дә шушы Татарстандагы Казан казанында кайнап үскән егет. Бездәге кайбер кешеләрдә, башкаларга ияреп: “Әй, Нижгар мишәрләре. Әй, Себер татарлары. Әй, башкортлар”, — дип сөйләшү гадәте бар. Мин Мәскәүгә баргач, татар халкының зурлыгын, олылыгын аңладым. Мәскәүдә искиткеч күпсанлы татар яши. Аны төрлечә: 1 миллион, 500 мең, 700 мең дип тә әйтәләр. Һәрхәлдә, Мәскәүдә татарлар искиткеч күп. Казаннан гына да Мәскәүгә берничә йөз мең яшь егет-кызлар китеп эшләп йөрил. Һәр регионнан шулай.

Мәскәүнең үзендә җидешәр, сигезәр буын яшәгән, үзләренең ана телләрен белгән татарлар барын беләм. Мәсәлән, Наилә Фатехова дигән җырчы – Татарстанның атказанган артисты. Саф татарча сөйләшә, татар балаларына җырлар өйрәтә. “Наилә, кайсы якта туып үстең, кайсы авылдан син?” – дигәч, бер кычкырып көлде дә: “Ринат абый, мин җиденче буын Мәскәүдә яшим инде”, — ди. Балалары, гаиләсе белән дә саф татарча сөйләшә. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк.

Мәскәүдә бүген үз культурасына, үз милләтенә омтылу, үзенең татарлыгын тану һәм аның белән горурлану һич кенә дә Казандагыдан ким түгел.

Ләкин шул ук вакытта, безне чит итәләр дигән сүзне ишеткәләгәнем бар.

Мәсәлән, Мәскәүдә татар язучысы, татар шагыйре булып танылган кешеләр күп түгел. Аларның берсе – Әхмәт Саттар күптән түгел генә дөньядан китеп барды. Казанда без Әхмәт Саттарны гомер-гомергә каядыр читтә яшәгән, чит шагыйрь кебегрәк кабул иттек. Ә җаны-тәне белән шушы әдәбиятка, үзебезнең туган телебезгә бирелгән чын шагыйрь иде.

Шулай ук русча язган татар язучыларын икенче пландарак кабул итәбез. Алар рус мәктәпләрендә укыгач, билгеле инде, ана телендә яза белмиләр, бу – табигый хәл. Бер кеше дә ике телдә язмый. Әгәр дөньяда, мин ике телдә язам, дигән кеше бар икән, мин ул кешегә ышанмыйм. Һәр кешенең язу теле бер генә булырга мөмкин. Чөнки язу өчен тел белү генә җитми, ә телнең мамыкларын тоеп язу кирәк. Бары шул очракта гына язучы булып калып була.

Минем үз вакытында бу хакта Чыңгыз Айтматов белән дә сөйләшкәнем бар. Ул үзе – кыргыз язучысы. “Мин кайбер әсәрләремне кыргызча да язам”, — дип ычкындырганы бар иде. Ул гомере буе рус телендә язды. Ләкин кыргызлар аның кыргыз язучысы булуы белән горурланып яшәде. Гәрчә, үз заманында, үзе исән чакта, аның белән көрәшүче, ул кыргызча язмый, дип башын ашаучылар да бик күп иде. Мин боларны беләм. Бүген Кыргызстан аның белән горурлана.

Мәсәлән, безнең Равил Мирхәйдәров дигән прозаигыбыз бар. Ул – Казахстанда туып, Урта Азиядә эшләп, бүгенге көндә озак еллар инде Мәскәүдә яшәүче язучыбыз.

Габдел Мәхмүт дигән егет бүгенге көндә Мәскәүдә яши. Ул – Төмән өлкәсенең иң төньягында туып, гомере буе шунда эшләп, проза әсәрләре язган язучы. Казанда татар телендә бөтенләй мәгълүм булмаган язучы, ләкин Себер татарларының язмышын күзалларга теләсәң, бу Габдел Мәхмүтнең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп, пропагандалау кирәк.

Шулай ук Мәскәүдә Хәйдәр Бәдретдинов дигән шагыйрь бар. Шулай ук бик тә затлы, зыялы чын мәгънәсендә үзен татар итеп, татар рухы белән язарга омтылган кеше. Рус телендә яза, кызганычка. Кызганычка, дип әйтәм инде, татар язучысы буларак, алай дип әйтергә дә ярамый торгандыр. Шундый кешеләребез бик күп. Без аларны барлый белмибез.

“Татар халкының, татар теленең бүгенге хәле бик тә аянычлы”

— Сез, рус телендә язган татарларны татар язучысы, дип саныйсызмы?

— Мин рус телендә язучы татар язучыларының барысын да татар язучысы, дип саныйм. Чөнки ул үзен татар язучысы дип хис итә. Минем бу темага мөнәсәбәтле “Ай, былбылым” дигән хикәям бар. Әгәр дә үзен шул милләт вәкиле дип саный, шул милләтнең җырын тыңлаганда күзеннән яшь чыга икән, бу кеше – шул милләт вәкиле итеп саналырга хаклы, дип саныйм мин.

Мәсәлән, тагын бер буыннан соң, мин туган авылым Кече Кирмәнгә кайтып: “Исәнмесез, балалар”, — дисәм, алар: “Здравствуйте, Ринат абый”, — дип әйтергә мөмкиннәр. Мин моны бер дә гайре табигый дип санамыйм. Чөнки без бүгенге көндә бөтен мәгариф системасын БДИга җайлаштырып, телне юкка чыгаруга китереп җиткердек.

Без стратегияләр дип сөйләшәбез. Татар теле белән көрәш һәрвакытта да дәвам иткән. Ул – табигый хәл. Андый хәрәкәт Франциядә дә, Германиядә дә бар, без анда ничә милләт яшәгәнен, аларның язмышы ничек тәмамланганын белмибез. Ләкин дөньяда Швейцария кебек илләр дә бар. Швейцариядә, кечкенә генә илдә, дүрт дәүләт теле, һәркайсы рәсми тел дип санала, һәм һәркайсында беренче класстан алып, вузга кадәр, хәтта академиягә кадәр үз ана телләрендә иҗат итү, язу һәм дөньяга чыгу шартлары тудырылган.

Безгә менә шуннан үрнәк алырга кирәктер, дип саныйм мин. Чөнки татар халкының, татар теленең бүгенге хәле бик тә аянычлы. Шушы мәктәп, мәгариф системасын хәл итми торып, без ул мәсьәләне хәл итә алмыйбыз. Ә тегендә-монда: “Без бетәбез, без бетәбез”, — дип кычкырып йөрүдән һичнинди дә файда юк. Ата-аналар хәл итсен, дигән сүздән дә һичнинди файда юк. Бу әйберне дәүләт күләмендә хәл итү сорала.

“Бу әсәрдә татар милләтен яклау, татар милләтенең ниндидер сыйфатларына соклану тоймадым”

— Шул сорауны дәвам итеп. Гүзәл Яхина — татар язучысымы?

— Мин Гүзәл Яхина – татар язучысы, дип әйтә алмыйм. “Зөләйха күзләрен ача” әсәре чыккач та, аны рус телендә укып чыктым. Искиткеч талантлы язылган әсәр, дип укып чыктым. Хәтта, үзе яздымы икән, дигән шигем дә бар иде, бу ялгышып кына инде, алай уйларга бер нигезем булмаса да.

Ләкин шул ук вакытта мин бу әсәрдә татар милләтен яклау, татар милләтенең ниндидер сыйфатларына соклану, аларны ничек тә булса югары күтәрергә омтылуны тоймадым. Мин бу китапны укыганда, татарларны кызганып һәм татарлардан күпмедер дәрәҗәдә җирәнеп укучылар да булуы ихтимал, дип куркып укыдым. Һәрхәлдә, Гүзәл Яхина бүген танылган. Безгә күпмедер дәрәҗәдә безнең татар кызының шулай дөньяга чыгуына куанырга кирәк. Ләкин мин, татар әдәбиятын үстерүгә өлеш кертте, дип әйтә алмыйм.

“Кешелек өчен китаптан да кадерлерәк, зуррак, баерак чыганак юк”

— Хәзер без язучылардан “кеше китап укымый” дигәнне еш ишетәбез бит инде. Сез килешәсезме? Хәзер кеше укымыймы, әллә укучылар саны азайдымы?

— “Кеше укымый?” дигән сорауга мин бик җиңел генә җавап бирә алмыйм. Мин Төркиядә даими рәвештә булып торам. Моннан 10-15 еллар элек бөтен әйбер компьютерга, телефонга күчеп беткән иде. Бөтен кешенең кулында шундый әйбер. Ә бүген, беләсезме, хәтта Европа илләрендә кая карама, китап укыйлар.

Кеше укый. Бездә укымыйлар, дип әйткә икән, безнең телебезнең активлык даирәсе шулкадәр кысыла бара дигән сүз. Хәтта сер түгел: татар авылында туып-үскән кешеләрнең дә кайберләре татар китабы турында кайгыртып: “Китапны һәркем укый инде, бөтен әйбер компьютерда бар”, — дип җавап биреп җибәрәләр. “Бөтен әйбер компьютерда бар”. Бу — дөрес сүз түгел.

Мәсәлән, миңа бер дустым сорау биреп куйды: “Татарстан аудиокитаплар чыгара башлады, моны хуплыйсызмы?”, — ди. Хуплыйм, әлбәттә, бу заман өчен кирәк. Ләкин аудиокитап бервакытта да ташка басылган, кәгазьгә басылган китапны алыштыра алмый. Кәгазьгә баскан китапны үз күзләрең белән укыгандагы кичерешләр белән колак ишеткәнне кичерү – икесе бөтенләй башка әйбер. Бу эшне белгечләр — медиклармы, психологлармы дөрес аңлата белер. Ләкин мин үз күзем белән укып, эчемнән шуны кичереп укымасам, әдәби әсәрне кабул итә алмыйм.

Хәтта кино карау да – бөтенләй башка әйбер, ул тиз онытыла. Ә үзең укыган әйбер мәңгегә җанга сеңеп кала, дип уйлыйм мин. Кешелек өчен китаптан да кадерлерәк, зуррак, байрак чыганак юк, әлегә аны уйлап тапмаганнар.

“Россиядәге париотларны тәрбиялисебез килсә, без рус телендә һәм һәр милләтне ана телендә тәрбияләргә тиеш”

— Телне ничек саклап була? Сез, җиде буын саклаган, дип әйттегез, ә хәзер ничек?

— Ул – аерым очраклар. Бүгенге көндә без мәгариф системасын, татар авылларында татар мәктәпләрен торгызу проблемасын күтәрергә тиеш. Торгызу бер хәл, авылда хәзер яшьләр калмый. Ни өчен калмый?! Чөнки авылда эшләргә урын юк. Шуңа күрә безнең Татарстанда гына булса да татар авылларын ныгыту, саклау буенча бик зур эш эшләргә кирәк, чөнки безнең мәдәниятебезнең, рухыбызның, әхлагыбызның тамырлары татар авылында. Шуннан башларга кирәк.

Һәм, икенчедән, мәгариф системасына игътибар итәргә кирәк. Әйтик, ни өчен моннан илле, йөз еллар элек татар телендә укып өйрәнгән кешеләр дөньякүләм билгеле академиклар, күренекле кешеләр булып үсеп җитә алган?! Ә бүген татар кешеләре бары башка телдә укып кына кеше булырга мөмкин, дип уйлыйлар. Бу — ялгыш фикер. Ул кешенең геннарына салынган инде. Гыйлемне, фәннең бөтен өлкәсен үз ана телендә генә өйрәнгәндә генә, кеше чын мәгънәсендә тулы канлы булып җитешә ала. Ә тел өйрәнү – дөньяда яшәү процессында үзеннән-үзе хәл ителә торган әйбер.

Мин хәтта аңлый алмыйм: бүген дәүләт хисабына мәҗбүри рәвештә рус һәм инглиз телен укыталар. Инглиз телен ни өчен укыталар?! Читкә китеп укысыннар, читкә китеп эшләсеннәр, үз иленнән чыгып китсеннәр өченме?!

Мәсәлән, мин соңгы арада бер бик тә кызыклы күзәтү ишеттем, моны миңа Мәскәүдә акыллы бер академик сөйләде.

XVIII гасырда бөтен Россия күләмендә французча белем алу, француз телен өйрәнү, французларны гувернант итеп чакыру модага киткән. Россиянең интеллигентлары француз телендә сөйләшә башлаган, һәм шуннан соң күп тә үтми, Россиягә Наполеон бәреп керә.

XIX гасырның икенче яртыларында, XX гасыр башларында Россиядә, СССРда немец телен өйрәнгәннәр. Әле без үскәндә дә төп чит тел – немец теле иде. Һәм безгә ике тапкыр Германия бәреп керде.

Без соңгы бер 30 елда балаларыбызны шулкадәр тырышып инглиз теленә өйрәтә башладык. Әгәр дә теге аналогларга колак салсаң, без үзебезне нәрсәгә әзерлибез?! Балаларны Англиядә, Америкада бөтен әйбер яхшы, бөтен әйбер ал да гөл дип өйрәтәбез, ә үзебез паториотизм турында сөйләшергә җыенабыз. Россиядә патриотларны тәрбиялисебез килсә, без рус телендә һәм һәр милләтне ана телендә тәрбияләргә тиеш. Шушы әйберне эшләми торып, чын патриотлар Россиядә җитешмәячәк. Шуңа күрә, кая карама, космонавтикада булсын, хәрби заводларда булсын, сатлыкҗаннар килеп чыгып тора. Кая карама, илне саталар.

Соңгы елларда безнең тәрбия системабызда шушы милли тамырларга берегеп тәрбияләү бераз икенче планга күчте. Татар телен саклау мәсьәләсе дә икенче планда. Татарстанда яшәгән башка милләт кешеләрен мәҗбүри рәвештә татар теленә өйрәтү кирәк түгел. Безгә үзебездә һәм элек-электән татарлар яшәгән төбәкләрдәге милләттәшләребезгә үз ана телебездә белем бирү системасын кайгырту мәҗбүри. Шуны эшләмибез икән, Гаяз Исхакыйның 200 елдан соң инкыйразының 150 елдан соң инкыйразга әверелүе бик тә ихтимал, дип куркып әйтәсем килә минем.

“Сабантуйны алдынгылар слетына әйләндерергә ярамый”

— Сез инкыйраз турында ничек уйлыйсыз? Гаяз Исхакый безне программалаштырып куйган шикелле түгелме?

— Акыллы кеше. Ул чорда да патша хакимияте тарафыннан, әйтик, татарны чукындыру, аны икътисад ягыннан кысу бик көчле рәвештә барган. Гаяз Исхакый – Казан, Чистай чикләрендә генә чикләнеп калган кеше түгел бит. Ул ил, дөнья буйлап гизгән, күргән. Киң рухлы, фикер йөртә белә торган шәхес. Һәм ул бу әсәрне язып, дөресен әйтергә кирәк, бик зур каһарманлык кылган, дип саныйм мин. “Инкыйраз” – димәк, “бетүгә юл” дигән сүз.

Безнең дә хәзер милләтне саклау белән шөгыльләнүче оешмаларыбыз күп. Бер мөгаллим татар милләте турында докладлар укып йөри. Милли темага сөйләүче каһарманнарыбыз бик күп. Сезнең игътибар иткәнегез бармы: татар милли-мәдәни автономия, диләр, хәзер милли мохтариятләр оешты.

Шуларның җыелып утырган җыелышларында минем катнашканым бар. Хәтта мин анда бер елга якын әгъза булып тордым, татарча сөйли башлагач, уңнан да, сулдан да, алдан да, арттан да: “А перевод будет?”, — дип кычкыралар. Үз ана телендәге сүзне дә аңламаган кеше ничек итеп милли мохтариятне җитәкли алсын?! Беренче шарт – шул.

Без Бөтендөнья татар корылтаена җыелабыз инде. Анда да барысын да рус телендә сөйләшәбез бит. Әйтик, Әстерханнан бер татар авылыннан килгән кешегә сүз бирмибез. Ә шунда Бельгиядән килгән ике-өч ханымга сүз бирәбез. Татарларның проблемаларын Бельгиядәге татарлар яисә Франциядәге татарлар хәл итәмени?! Безнең милләтебезнең үлеп барган почмаклары – Әстерхан, Төмән, якын-тирәдәге өлкәләр, шулар турында күбрәк уйларга кирәк. Мин боларны әйтергә кирәк булганга әйтәм. Чөнки Лондонга, Парижга барып, Сабантуй уздыру гына түгел. Алары да – кирәкле эш, татарның нинди милли традицияләре барын күрсеннәр. Ләкин, мәсәлән, үзебездә, Татарстанда, татарлар яшәгән җирләрдә Сабантуйны алдынгылар слетына әверелдерергә ярамый. Хәтта бервакыт кышкы Сабантуйлар үткәрү башланды.

Үзебездә, матбугатыбызда “Праздник плуга” дип җибәрәбез. Нинди плуг, нинди сука бәйрәме булсын ул – сабан?! Борынгы төрки телдә, борынгы татар телендә “сабан” – “яз” дигән сүз. “Саба җиле” – “язгы җил”, Саба районы – язгы, яз китергән бер җылылык төсе итеп әйтелгән. Ә без хәтта үзебез дә Сабантуйның да нәрсә икәнен белмибез. Югыйсә аны белгечләр белә, ләкин пропаганда җитми.

Яшисебез килә икән, безгә һәр җирдә бик тә белемле, өлгергән, игътибарлы, кайгыртучан булырга кирәк. Шунсыз алга китеш булмас.

“Татар матбугаты, хәтта рус телле Татарстан матбугаты да Татарстан чикләренә кереп бикләнде”

— Сез матбугатны укымыйм, дип әйттегез.

— Алай дип әйтмәдем.

— Татар матбугатын?

— Укыйм, укыйм.

— Сез матбугат турында нәрсә әйтер идегез? Сезгә нәрсәсе ошап бетми?

— Татар матбугаты ошамый, дип әйтергә минем хакым юк.

Бәйсез матбугатлар аз. Бәйсез дигәндә, мин уңга-сулга кизәнеп, кемнедер хурлау политикасы, дип әйтмим. Матбугатта халыкның уйлаганын әйтеп бирүче авторлар күпмедер булырга тиеш. Халыкны рәсмилек белән генә үзеңә каратып булмый.

Әлбәттә, рәсми караш та булырга тиеш, ул – дәүләт карашы. Ләкин шул ук вакытта милләт, авыл, шәһәр, ата-аналар, хатын-кыз турында кайгырткан язучылар булырга, һәр кешенең кечкенә генә булса да “бзигы” булырга тиеш бит. Алар да матбугатта даими чагылыш табып торырга тиеш. Бу — беренчедән.

Икенчедән, татар матбугаты, хәтта рус телле Татарстан матбугаты да Татарстан чикләренә кереп бикләнде, читкә чыгу юк, һәм читтәге матбугатка игътибар да кимеде, юкка чыкты, дип әйтергә мөмкин.

Мәсәлән, Татарстанда Уфада чыккан “Кызыл таң” газетасының язмышы белән кызыксыну бармы икән?! Миңа калса, юк. Мәскәүдә чыккан “Татар дөньясы” белән кызыксыну бармы икән?! Татарстан турында бер зыянлы сүз дә әйткән матбугат органы түгел. Хәтта, мәсәлән, милли корылтайлар җыелганда, Татарстанга ниндидер журналистлар оештырган яисә республика җитәкчелеге оештырган вакыйгаларга безнең бервакытта да чакырылганыбыз юк. Хәтта татарның Бөтендөнья корылтаенда да безнең газетаны бервакытта да ихтирам итеп, кунакка чакырганнары юк. Югыйсә, безнең газета бүгенге көндә иң зур тираж белән тарала.

Без газетаны Балтикадан Татар бугазына кадәр татарлар яшәгән теләсә кайсы регионнарга үз хисабыбызга конвертларга салып, җибәреп торабыз. Чит илләрдә алалар, 20 дән артык чит илдә безнең иганәчеләребез бар.

Хәтта Австралиядән бер татар кешесе башта кытай телендә язды, аннары рус телендә язды. Мин әйтәм: “Сез каян, интернеттан алып җибәрдегезме?”. “ Юк, мин биш ел газетагызны алдырып торам инде”, — ди. Америка Кушма Штатларында да газетабызны укыйлар, Аллага шөкер.

Гомумән, тар күңелле булырга ярамый.

  • Язучы, әдәбият галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев 1948 елның 10 декабрендә Татарстанның Мамадыш районы Кече Кирмән авылында туган. 1971 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый, Казан телевидение студиясендә яшьләр-балалар тапшырулары мөхәррире, «Татарстан коммунисты» (хәзерге «Татарстан») журналында, «Казан утлары» журналында, Татарстан китап нәшрияты директоры булып эшли. 1989 һәм 1995 елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе. 1990-1993 елларда Татарстаннан Россия Югары Советына сайланган халык депутаты. 1995-2000 елларда ул шулай ук Татарстан Республикасы халык депутаты. 1979 елда аның нәниләр өчен «Яңа елга күчтәнәч» исемле беренче хикәяләр җыентыгы басылып чыга. «Беренче умырзая» (1983), «Ак кыялар турында хыял» (1985), «Истәлек өчен Гыйлемханга» (1986), «Кенәри — читлек кошы» (1989) һәм башка бик күп әсәрләр авторы. 1993 елда «Сират күпере» романы өчен Р.Мөхәммәдиев Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Әсәр Төркиянең халыкара әдәби бүләгенә, Евразия һәм Африка илләренең мәртәбәле «Лотос» бүләгенә, А.Платонов исемендәге премиягә лаек дип табыла.
  • Ринат Мөхәммәдиев — Татарстанның(1986) һәм Россиянең (2010) атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Гуманитар фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы (1997). Р.Мөхәммәдиев — 1979 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
  • Соңгы елларда исә Мәскәү нәшриятларында Ринат Мөхәммәдиевнең татар телендә “Кош булып очар идем”, “Үз кешеләр”, рус телендә “Тени в сумерках”, “Взлететь бы мне птицей”, “Свои люди” дип исемләнгән яңа романнары һәм сайланма җыентыклары дөнья күрде.

Чыганак:Интертат.ру

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram