Түбән Камада Бакый Урманче урамы үзгәртеләчәк
Түбән Камада урнашкан Бакый Урманче урамын үзгәрешләр көтә. Бу хакта районның “Туган як” газетасы яза.
“Уңайлы мохит” федераль программасы һәм “Шәһәрем урамнары” муниципаль программасы кысаларында, 29нчы мәктәптә күренекле шәхес, рәссам, сынчы Бакый Урманче урамын төзекләндерү буенча җәмәгатьчелек фикерен өйрәнделәр.
Фикерләр төрле булса да, уртак тәкъдимнәр бар. Мәсәлән, спорт һәм балалар мәйданчыкларын булдыру, юлны яктырту, җәяүлеләр зонасын тәртипкә китерү, машина кую урынын киңәйтү.
Ә кемдер яңартылачак урамда фонтан булуын тели. Бакый Урманчега һәйкәл куярга кирәк диючеләр дә бар. “Надежда” тернәкләндерү үзәге директоры Нина Буханова фикеренчә, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен биредә спорт мәйданчыгы булырга тиеш.
Җәяүлеләр юлы буенча – сыннар, тормыш юлы турында мәгълүмат бирүче пилоннар урын алачак. Дендрарий булдыру күздә тотыла, ә ял итү урыны Альп тауларына охшатып бизәләчәк.
Түбән Кама архитекторы Эмиль Сираҗетдинов әйтүенчә, шәһәр үзәгендә яңартылачак бу урын “Гаилә” паркы һәм Лемаев мәйданы белән янәшә урнашкан һәм туристлар өчен маршрут буларак кулланылачак. Бакый Урманче исемендәге урамда эшләр быел башланыр дип көтелә.
Чыганак:Татар-информ