Түбән Камадан Симферопольгә рейслар ачылачак

 

Җәйге чорда «Нордавиа» авиакомпаниясе Түбән Каманың «Бигеш» аэропортыннан Симферопольгә рейслар ача. Очышлар агымдагы елның 6 июненнән 29 августына кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Очышлар Boeing 737-500 лайнерларында пәнҗешәмбе көннәрендә башкарылачак:

Симферопольдән — 9. 05 сәгатьтә — Бигештә — 11. 50 сәгатьтә.

Бигештән — 12.50 сәгатьтә — Симферопольдә — 15.45 сәгатьтә.

Билетларны авиакомпания һәм «Бигеш» аэропорты сайтларында сатып алырга мөмкин. Тулырак мәгълүмат 8-800-200-18-19 телефоны аша (Россия буенча шалтырату бушлай).

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram