Татарстанда еллык температура арту дәвам итә

 

 

Татарстанда уртача еллык температура арту дәвам итә. Узган ел ул нормадан 0,7 градуска арткан һәм бу тенденция саклана. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге начальнигы Феликс Гоголь сөйләде.

«Климатның төп үзгәреш билгеләре – ул һава температурасы һәм атмосфера явым-төшеме күләме. Узган еллардагы күрсәткечләрне карап, Татарстанда температура артуын күрәбез», – диде спикер.

«1951 елдан башлап хәзерге көнгә кадәр (10 елда) бу үзгәреш 0,32 градус тзшкил итә. 1970 елларда ул елда иң тиз температура күтәрелү күзәтелгән – 0,5 градус», – диде Феликс Гоголь.

Аның сүзләренчә, республика территориясендә уңай температура аномалиясе узган ел күзәтелгән. Ул вакытта уртача температура нормадан 0,7 градуска арткан һәм +4 градус тәшкил иткән.

«Явым-төшем вазгыте катлаулырак, аларның күләме буенча төгәл тенденция юк. Соңгы елларда явым-төшем нормадан күп булды, әмма 2018 ел бу күрсәткеч буенча дефицитлы ел булды», – диде Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге начальнигы.

 

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә