Равил Кузюров Татарстан халкын Халыкара урманнар көне белән тәбрик итте

 

Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Татарстан халкын Халыкара урманнар көне белән котлады. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Халыкара урманнар көне яки Бөтендөнья урманнарны саклау көне 21 мартта билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмнең максаты – җәмәгатьчелек игътибарын урманнарны саклау проблемасына җәлеп итү, аларның мөһим экологик, икътисади һәм социаль функцияләре турында хәбәрдарлыкны арттыру», — диелә министрның котлавында.

Татарстан Республикасында 2,6 меңнән артык кеше урман сагында тора. «Аларның тырыш, фидакяр хезмәте нәтиҗәсендә республикада сыйфатлы орлык материалы әзерләнә, меңләгән гектарда агач утыртыла», — дип искәртте министр.

Ведомство башлыгы татарстанлыларның урманнарны саклауга зур өлеш кертүен, аларның «Агач утырту көне», «Урман атналыгы», «Татарстанның чиста урманнары» кебек табигатьне саклау акцияләрендә актив катнашуын билгеләп үтте.

Халыкара урманнар көне безне урман ресурсларының кыйммәте һәм аларны киләчәк буыннар өчен саклауның әһәмияте турында уйланырга мәҗбүр итсен иде, дип сүзен йомгаклады ул.

Чыганак:Татар-информ

 

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram