Касыйм шәһәрендә ханбикә Сөембикә исемендәге сквер ачылачак

 

 

Рязань өлкәсе Касыйм шәһәрендә ханбикә Сөембикә исемендәге сквер ачылачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Рязань өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Бикуев сөйләде.

Аның әйтүенчә, сквер төзү уе 2015 елда ук туа. “Идеяне академик Индус Таһиров һәм Санкт-Петербургтан татар милли-мәдәни автономиясе вәкиле Әлфия Рәхмәтуллина бирде”, — диде Илдар Бикуев.

“Без шушы бөек хатын-кызның исемен мәңгеләштерүгә таба бардык. Санкт-Петербург скульпторы Вениамин Сидоренко Сөембикә сынын ясады. Без федераль финанс чараларына сквер булдырабыз. Шулай ук, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Рязань өлкәсе Территориаль берәмлекләр эшләре министрлыгы грантын да җиңдек”, — диде.

Илдар Бикуев сүзләренчә, апрельдә подряд оешмалары эшенә тендор игълан ителәчәк. Скверда төзелеш эшләре июль-августта тәмамланыр дип планлаштырыла. “Сөембикәгә бронза һәйкәл дә кую да ниятләнә.Татарстан да ярдәм итәр дип уйлыйбыз”, — диде.

Әңгәмәдәш Касыйм шәһәрендә Сөембикәгә багышлап конференция үткәрелгәнен, анда Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов, Татарстаннан галимнәр катнашканын искәртте. Анда Сөембикәнең гомеренең соңгы елларын кайда үткәргәне турында сөйләшеп, гомерен Касыйм шәһәрендә тәмамлаган һәм шунда җирләнгән дигән нәтиҗәгә килгәннәрен әйтте.

  • Касыйм — Россиядә иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Аңа 1152 елда Юрий Долгорукий нигез салган. 1452 елда исә шәһәр Касыйм ханга бирелә.

Чыганак:Татар-информ

 

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Инстаграм

Please enter an Access Token on the Instagram Feed plugin Settings page.


Без социаль челтәрләрдә

Instagram