«Ачык университет» проекты татар мәдәниятенә багышланган курсларга чакыра

 

 

«Ачык университет» проекты кысаларында «Заманча татар мәдәнияте» курсы  башлана. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессыматбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге курста татар сәнгате: музыка, кино, бию, әдәбият, архитектура, театр буенча тугыз лекция каралган. Курс бер ай дәвам итәчәк.

Курска журналистларны, сәнгать белгечләрен, укытучыларны, студентларны, мәдәният хезмәткәрләрен чакыралар. Яшь буенча чикләүләр юк. Укулар бушлай.

 

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә