Алинә Заһитова Дөнья чемпионатында кыска программада җиңде

 

 

 

 

Россия фигуралы шуучысы Алинә Заһитова Япониянең Сайтама шәһәрендә Дөнья чемпионатында кыска программада җиңү яулады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Бүген Алинә Заһитова 82,08 балл җыйды.

Икенче урында – япон Каори Сакамото (76,86), өченче урынны Казахстаннан Элизабет Турсынбаева (75,96) алды.

Россиянең тагын бер спортчысы Евгения Медведева дүртенче (74,23), аның ватандашы һәм Европа чемпионы Софья Самодурова — тугызынчы (70,42).

Спортчы кызлар җомга көнне ирекле программа тәкъдим итәчәк.

Чыганак:Татар-информ

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram