Татар халкының үсеш стратегиясен төзүгә кагылышлы тәкъдимнәрнең саны меңнән артып киткән

 

 

 

Татар халкының үсеш стратегиясен төзүгә кагылышлы тәкъдимнәрнең саны меңнән артып киткән. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев «Татар-информ» агентлыгы өчен «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Безнең иң җитди презентация Екатеринбургта узды, анда барлыгы 1200 кеше җыелды, алар үз тәкъдимнәрен җиткерделәр. Хәтта «хуплыйбыз» дигән сүз дә үзенә күрә бер тәкъдим буларак карала ала», — диде республика вице-премьеры стратегия буенча тәкъдимнәр күп килдеме дигән сорауга җавап биреп.

Шәйхразиев шулай ук интернетта стратегия хакында фикер алышуларны күзәтеп баруын әйтте. Аның фикеренчә, андагы тәкъдимнәр арасыннан чыннан да файдалы булачак «бриллиантлар» эзләргә кирәк.

Милли Шура рәисе татар халкын үстерүдә яшьләр «канаты»ның ролен югары бәяләде һәм татар автономияләренә ярдәм күрсәтүче меценатларның өлешен билгеләп үтте. Шәйхразиев иганәчеләрнең дә киләчәктә Татар халкының үсеш стратегиясен гамәлгә ашыруда ярдәм итәчәгенә ышана.

«Галстуксыз интервью»ның яңа чыгарылышында ТР вице-премьеры мәктәпләрдә милли телләрне укытуга карата да үз позициясен белдерде. Шәйхразиев шулай ук татар кешесе үзенең ана телен белергә һәм булган белемнәрен киләсе буыннарга тапшырырга тиеш дип саный.

Интервьюның телевизион версиясен “Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью” программасында “Татарстан 24” телеканалында шимбә 18:30дә һәм якшәмбе 13.30дә карый алачак.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Error: Access Token is not valid or has expired. Feed will not update.
This error message is only visible to WordPress admins

There's an issue with the Instagram Access Token that you are using. Please obtain a new Access Token on the plugin's Settings page.
If you continue to have an issue with your Access Token then please see this FAQ for more information.

Без социаль челтәрләрдә

Instagram