Россиянең яңа круиз лайнерына Мостай Кәрим исеме биреләчәк

 

Россиянең яңа круиз лайнерына Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим исеме биреләчәк. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Судно биш йолдызлы «йөзә торган кунакханә» кебек проектланган һәм югары класслы сервис тәкъдим итәчәк.

Судноның озынлыгы — 141 метр. Аңа 342 пассажир сыя алачак, экипажның саны — 144 кеше.

  • 2017 елны «Аэрофлот» компаниясенең пассажир авиалайнерларының берсе Мостай Кәрим исемен алды. 2018 елның декабрендә «Россиянең бөек исемнәре» федераль проекты кысаларында халык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Уфаның халыкара аэропортына Мостай Кәрим исеме сайланды.
  • 2019 елның 20 октябрендә Башкортстанның халык шагыйре тууына 100 ел тула. Россия Хөкүмәте карары нигезендә юбилейны бәйрәм итү федераль дәрәҗәдә узачак.

 

Чыганак:Татар-информ

 

 

 

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Error: Access Token is not valid or has expired. Feed will not update.
This error message is only visible to WordPress admins

There's an issue with the Instagram Access Token that you are using. Please obtain a new Access Token on the plugin's Settings page.
If you continue to have an issue with your Access Token then please see this FAQ for more information.

Без социаль челтәрләрдә

Instagram