Бүген хезмәттәшебез Райнур Вахитовның туган көне!

 

Бүген хезмәттәшебез Райнур Вахитовның туган көне!Чын күңелдән котлыйбыз!!!

Күңелләр моң-наз белән тулган бер мәл бит ул — яз. Йөрәктәге сүнмәс ялкын җырларга күчкән мизгел.

Язмыш сиңа бары тик җылы язлар гына бүләк итсен, бәхетең мул булсын, гел елмаеп яшә!
Олы тормыш юлыңда шатлыклар читләтеп узмасын!

Ямьгә төреп табигатьне,
Җиргә бүген яз килгән.
Синең туган көн буласын
Яз да, әйтерсең, белгән!

Үзең дә гүя безгә
Ни кирәген белгәнсең —
Туып кына калмагансың,
Язны алып килгәнсең.

Яз — табигать терелгән чак,
Тереклек уянган чак.
Алда әле яңа җәй дип
Уйлаган, уйланган чак.

Алдагы яңа җәйләргә
Исән-имин керик без.
Шатлык белән бәхет белән
Озак гомер сөрик без!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram