Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле буранда саклык чаралары турында искәртә

 

 

Татарстан Гадәттәш тыш хәлләр министрлыгы республика халкын томан һәм бозлавыкта саклык чараларын куллану зарурлыгы турында кисәтә, диелә министрлык хәбәрендә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына буенча, төнлә һәм иртән, 10 мартта республика территориясендә урыны белән көчле җил, буран, бозлавык булырга мөмкин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил булганда йорттан чыгудан тыелырга чакыра. Урамда җир асты юлларында качып торырга, йорт диварлары, җәмәгать транспорты тукталышы, агачлар яки төзелеп бетмәгән корылмалар янында басып тормаска киңәш ителә. Электр линияләр астында тору да бик куркыныч.

Автомобильдә йөрүчеләрне куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайларга киңәш ителә. Шулай ук, кискен маневрлар һәм полосаларда күчүләрдән тыелырга чакыралар

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram