Рөстәм Миңнеханов хатын-кызларда иң өстен күргән сыйфатны атады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хатын-кызларда ашарга тәмле итеп пешерү сыйфатын өстен куюын әйтте. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында хатын-кыз журналистлар белән очрашудабелдерде.
“Яхшы, тәмле итеп ашатса, Аллаһка шөкер”. – ди Президент. Сорау биргән журналист Айгөл Бәдретдинованың тормыштамы-юкмы икәне белән кызыксынып: “Әгәр тәмле итеп ашарга пешерә белсәң, үзеңне гел яратачаклар”, – дип киңәш бирде Рөстәм Миңнеханов.
Ул, шулай ук, хатын-кызның балаларны да яхшылап карарга тиешлеген әйтте.
Чыганак:Татар-информ