Түбән Камадан Краснодарга туры рейслар ачыла

 

4 апрельдән Түбән Каманың «Бигеш» аэропортыннан Краснодарга рейслар ачыла. Билетның минималь бәясе — 2240 сум. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Әлеге юнәлеш буенча очу атнага ике тапкыр — пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә 100 пассажирга исәпләнгән очкычларда башкарылачак. Билетлар пассажирлар ташучы компаниянең рәсми сайтында һәм аэропорт кассаларында сатыла.

Шуны да искәртик: Краснодарга рейслардан тыш, «Азимут» авиакомпаниясе атнага ике тапкыр Ростов-Дон шәһәренә дә даими очышлар ясаячак.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram