Татарстан офтальмологиясе Россиянең иң яхшы медицина оешмаларының берсе булды
Татарстандагы Республика клиник офтальмология хастаханәсе «Россия Федерациясенең иң яхшы сәламәтлек саклау учреждениесе-2018» конкурсының җиңүчесе булды. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Клиника ел саен үткәрелә торган федераль конкурста «Милли сыйфат билгесе» номинациясендә иң күп уңай бәяләмәләрне җыйды.
Чыганак:Татар-информ