Эльмира Кәлимуллинаның концертында ир-атлар гына катнашачак

 

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина бары тик ирләрдән торган коллектив белән концерт программасы әзерли. Бу хакта ул бүген «Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә әйтте.

“Без сәхнәдә бер генә йолдыз – Эльмира гына булырга тиеш дигән фикергә килдек. Аның ире Евгений да шушы фикердә. Сәхнәдә ирләр генә булып, алар арасында Эльмира балкып торачак”, — диде концерт программасының режиссеры Максим Скалозуб.

Эльмира Кәлимуллина коллективына җиде музыкант, дүрт биюче, режиссер һәм тавыш операторлары командалары керә. Җырчы композитор Эльмир Низамов һәм Андрей Руденко белән хезмәттәшлек итә.

Эльмира Кәлимуллинаның концерт туры 15 мартта Казанда башлана һәм 21 мартта туган шәһәре Түбән Камада тәмамлана. 17 мартта җырчы Чаллыда һәм 20 мартта Әлмәттә чыгыш ясаячак.

  • Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина Түбән Кама шәһәрендә туган, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. «Голос» проектының финалисты буларак танылды.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram