Электрон машина йөртү таныклыкларының кайчан гамәлгә керәчәге билгеле булды

 

Электрон машина йөртү таныклыклары 2020 елда ук гамәлгә керергә мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ЮХИДИ идарәсе башлыгы Михаил Черниковка сылтама ясап хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, бер елдан соң машина йөртү һәм автомобильне теркәү турындагы таныклыкларны үзең белән алып йөрүнең кирәге калмаячак.

«Электрон мәгълүматлар базасы булмаганда, машина йөртү таныклыгы кешенең транспорт чарасы белән идарә итәргә хокуклы икәнлеген раслый иде. Хәзер исә моны мәгълүмати системалар ярдәмендә гамәлгә ашырырга мөмкин», — дип белдерде ул.

Черников билгеләп үткәнчә, әлеге яңалык ялган документлар, шулай ук тышкы кыяфәтләре белән бер-берсенә охшаган машина йөртүчеләрнең бер үк таныклыкны куллануына бәйле очраклар белән көрәшергә ярдәм итәчәк.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram