Алмаз Мирзаянов : Без – вай-файсыз балачаклы, бәхетле буын

 

 

Бу көннәрдә балачакка кайтып килдем әле. Күз алдыма сабый вакытларым, рәхәтләнеп уйнауларым, әти-әниле бәхетле чагым килде. “Ватаным Татарстан” газетасы оештырган күп кенә хәйрия чараларын алып баручы Алмаз Мирзаянов Казанда балачак бәйрәме ясады. Концерт дип әйтер идем, үзе әйтмешли, афишада мондый сүз юк. Хәер, Алмаз үзенең ниләр майтарып йөргәнен яшереп тормады.

– Татар эстрадасында болай да артистлар күп. Мин дә кечкенәдән җырчы булам дип үстем. Тик Мөс­лимнән Казанга килеп җит­кәндә, бюджет урыннары беткән иде инде, – ди ул, шаяру катыш. – Мин әти белән әнидән акча сорарга яхшысынмадым. Укып тормадым, эшкә урнаштым. Бармен да, Кыш бабай да булырга туры килде. Бервакыт интернетта Илфак Ши­һапов яза. “Карале, энекәш, гәүдәң дә килешле, кыяфә­тең дә ничава. Ландыш Баһави дигән җыр­чының төркеменә синтезаторда уйнаган булып торучы егет кирәк. 300 сум түлиләр”, – ди бу. Ризалаштым. Ул акча җирдә аунап ятмый бит!

Беренче концертта катнашуы да безнең Түбән Яке авылында була. Синтезаторга басучы буларак кил­гән Алмазга, алып баручылары булмау сәбәпле, мик­рофон тоттыралар. Әле ул гынамы, ара-тирә юмор да сөйләргә кирәк бит. Алмаз бернинди әзерлексез була. Менә шулвакыт клуб мөди­ре­нең әнисе Кәнифә апа­ның күлмәген киеп тә чыгыш ясый. Киюен кия дә, салырга оныта. Күлмәк Казанга китеп бара. Бу хатирә­ләргә байтак еллар узса да, узган ел үз тамашасын оештырып йөри башлаган егет иң беренче чыгышын янә без­нең авылда ясады.

– Без – вай-файсыз балачаклы, бәхетле буын. И, рә­хәт чаклар булган. Хәтер­лисезме авыл өен, – диде ул. Тиз генә экскурсия дә уздырды. – Түр якта сервант, анда елга бер генә алына торган чәшкәләр. Тик нигәдер минем апалар аны өй җыеш­тырган саен алып тузанын сөртә дә, тагын кире тыгып куя иде. Бер якта – кечкенә мич, икенче­сендә – зурысы. Бер почмакта – әбинең караваты, икенче якта – әти-әнинеке. Алар чаршау белән әйлән­дереп алынган. Мич арасында – кул юа торган урын. Икенче якта – аралык. Сыер бозаулагач, анда бозау керә. Сездә шулай идеме ул?

Тамашачы, хатирәләр яңар­тып, әйе шул, карале нәкъ шулай бит, дип үз алдына сөйләнеп утыра.

– Беренче тапкыр телевизор алуны искә төшерик. Анда бары тик ике-өч канал күр­сәтә. Кабызу өчен хә­зер­ге кебек бер ноктага гына басасы түгел, иң элек стабилизаторны кабызасы. Аннан соң телевизор кушыла. Бөтен урам әбиләре безгә кереп кино карый. Гваделупаны кызганып елап утырулары әле дә күз алдында. Бай, миллионнары булган актриса өчен Яңа Бүләр авылы әбиләренең елаулары әле дә онытылмый. Кызык иде тормыш! Балачакта әтинең кырынганын карап торырга ярата идем. Пумаласын ала да бер күгәреп бетә язган савытка сабын суы сала. Ул кырыну бер сәнгатькә тиң. Әллә нинди кыяфәтләргә кереп бетә иде. Әле малай чакта үзем дә качып шулай эшләдем,– ди Алмаз. – Авыл киченең матурлыгына безнең кебек сокланучы булды микән? Айсыз төндә дә йолдыз санадык. Ул мәтрүшкә, каен себеркесе исләре… Әле дә борынны кытыклап тора кебек. Койма аша төшеп, күрше бакчадан алма ур­лау­лар, яраткан кызларга хат язулар…

Болар мәңге хә­тер­дән уелмас. Ярату ди­гәннән, әлегә кадәр ялгыз булуның сәбәбе дә – Мөс­лимдә яшә­гәнгә, дип шаярта Алмаз. ”Юл ерак, әнигә кыз күр­сәтәм дип кайта башлыйбыз да, кыз ошамый башлый. Мамадыштан кире борылабыз”, – ди ул.

Алмаз Мирзаяновка Та­тарстанның халык артис­ты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров үз фатихасын бирә. Моннан ике ел элек була бу хәл. “Энем, буең да бар. Матур сөйлисең дә. Без дә олыгаябыз. Сәхнәдә сөй­ләр кеше кирәк”, – дип, үз китап­ларын бүләк итә. Ә Алмазга шул гына кирәк тә. Әнгам Атнабаевның иҗаты­на мөкиббән киткән, ши­гырь­ләрен бер сулышта сөй­ләп биргән кешегә сәхнә тоту авыр булмаячак! Ул бүген дә хатирәләр яңар­тып, балачакның күңел­ле вакытларына алып кайтып кына калмады, тормыш­ның мәгъ­нәсен аңлата торган ши­гырь­ләр дә укыды. Юмор да булды. Әмма тирән мәгънә­ле, җаннарны биләп ала торган, тәрбияви иде ул. Татарстанның күп кенә район-авылларын бер­гә ураган иҗатташ дуслары да бәйрәмгә ямь өстәде.

Татар эстрадасы дигән зур корабта болай да җыр­чы күплеген яшерми Алмаз. “Өч кәчтүмем, 9 җырым бар. Максатым – кешеләрне бераз гына хыял диңгездә йөздерү. Безгә шул җит­ми”, – диде ул.

Өч сәгатькә сузылган тамашаның ничек узганын сизмәдек тә. Җырлар бетте, шигырьләр сөйләнде. Тамашачы аягүрә басып алкышлый. Әнә шулчакта Алмаз югалып калмады. “Әйдәгез, беренче җырны башкарабыз. Сез аны барыбер яхшылып тыңламадыгыз. Ул чакта сәхнәне карадыгыз, артист­лар­ның күлмәкләрен күзәт­тегез. Җыры да мәгъ­нәле бит”, – диде. Рөстәм абый Зәкуа­новның “Дөнья­ны яратыйк” җырын башкарды. Халык алай да таралмады. Тамаша­чының сай­лап алу мөмкин­леге булса да, тормышчан, гади, шул ук вакытта күңел кылларын тибрәтә торган чаралар җитми икән. Алмаз үзе дә: ”Җырчы түгел башым белән зал тутырып кеше килер димәгән идем“, – ди. Соңгы хәйрия кичәсендә дә сөйлә­шеп тордык. “Билетларны таратмыйм. Барысы да – кассада. 35 кеше килсә дә, җиренә җиткереп тамаша ясыйм. Ул бит беркем бел­мәгән Алмазны 70 күз кү­зәтә дигән сүз!” – дигән иде. Хәер, авылларда кем икә­нен белмичә дә клубка җыелалар икән. Андагы тамашачы Казанныкы кебек тыйнак кына утырмый, үз фикерен сәхнәгә менеп әйтә. Саба районында бер әби менә болай ди: “Афи­шаңны күрдем дә, кем икән бу, дип чыктым. Концерт сүзе булмагач, әллә Кашпировский шикелле кешеме дип, чирләрне онытырга дип килгән идем. Бигрәк акай күзле икән бу, дим. Менә хәзер утыра торгач, күзеңнең алай зур түгел­леген күрдем. Син, улым, икенче елга фотога матуррак төш әле, яме”, – ди бу.

Казандагы концертына ул бик уңайсызланып кына, үзенең иҗатташ дусларыннан хәер-фатыйха алгач кына тәвәккәлли. Тамашачы­ның яратуы, алкышлары исә кү­ңелдәге икеләнүлә­рен юкка чыгарып, аңа канат куйды кебек.

Чыганак:Ватаным Татарстан

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram