Бүген хезмәттәшебез Резедә Шакированың туган көне!

Резедә!Без сине ихлас күңелебездән бу бәхетле көнең белән тәбрик итәбез. Син һәрвакыт яхшы күңелле, кешелекле, олы җанлы, ягымлы хезмәттәшебез – без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез.
Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, матур гомер ит! Һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат, күңелле булып озак яшә.
Туачак таңнарың, киләчәк көннәрең кояш кебек якты, нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын.
Тынычлыгың булсын күңелеңдә,
Эшләрең дә барсын, гөрләсен.
Гомер буе синең йөрәгеңдә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.
Кояшлы көн телибез сиңа
Болытларны куып таратып.
Яшик әле алда гомер барда,
Якын дуслар булып яратып!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram