Татарстан оешмалары иң яхшы архив өчен миллион сум акча алачак

 

19 февральдә, Татарстан оешмалары архивлары бәйгесе старт ала. Җиңүчеләр миллион сум акча алачак, приз фонды 4,5 млн сум тәшкил итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Архив эше буенча Татарстан дәүләт комитетының архив эшен үстерү һәм мәгълүмати хезмәт күрсәтүне оештыру бүлеге җитәкчесе Гөлнара Минҗанова хәбәр итте.

«Бу саллы приз фонды белән оештырылган һөнәри конкурс. Конкурсны 4 ел үткәрү планлаштырыла, аны Татарстан Дәүләт комитеты финанслаячак. Иң яхшы архивлар миллион сум акча алачак. Җиңүчеләрне без ике категориядә: коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмалар арасында билгеләячәкбез», — дип сөйләде Гөлнара Минҗанова.

Беренче урын өчен приз күләме —1 млн сум, 2 урын — 750 мең сум, 3 урын — 500 мең сум. 2018 елдан бирле бүләк фонды үзгәрмәгән.

Чыганак:Татар-информ

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram